Коточкыч юл фаҗигасе
Узган ялда Норлат-Акъегет юлында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Норлат ягыннан «KIA» автомобилендә баручы 55 яшьлек ир-ат куркыныч булмаган юл тизлеген һәм дистанцияне сайламыйча, «КамАЗ» тракторына килеп бәрелә. Каты бәрелүдән каршы як юнәлешкә очып чыга да, юлдан килүче «КамАЗ» астына килеп керә. Бәрелешү шулкадәр каты була ки, машинадан тимер өемнәре генә кала. «KIA»ны йөртүче һәм 59 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була. Икесе дә иминлек каешларын эләктергән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев