Чувашия республикасында кош гриппы котыра. Моннан чыгып та безгә аеруча уяу булырга, саклык чараларын көчәйтергә кирәк.
– Йорт кошларының киек кошлар, бигрәк тә суда йөзүчеләр белән бергә йөрүләренә юл куярга ярамый. Әгәр хуҗалыгыгыздагы кошлар күпләп үлә башласа, я булмаса кош-корт сатучыларга юлыксагыз, бу хакта кичекмәстән ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез. Әлеге инфекцияле авыру турында белеп тә хәбәр итмәгән очракта җинаять җаваплылыгы каралган, — диде районның баш ветеринария табибы Физзәт Фәхретдинов.
Нет комментариев