Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирустан 79нчы үлем очрагы расланды

Татарстанда 27 яңа СОVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 4се читтән килгән, 23е контактта булган.

4 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның яше төрле, 18дән 80гә кадәр. 14 кеше Казанда авырый, 6 кеше Буа районында. Әлмәт һәм Яшел Үзәндә икешәр очрак теркәлгән булса, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында берәр авыру ачыкланган.
2 октябрьгә Татарстанда 7311 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6240 кеше савыкты, шул исәптән узган тәүлектә 118 кеше.
Шул ук вакытта Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 79нчы үлем очрагы расланды. 1947 елгы ир-ат Казан шәһәренең 7нче дәваханәгә үпкә ялкынсынуы белән китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев