Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавируска каршы көрәш штабы ТРда 245 авыру турындагы хәбәрне фейк дип атады

Мессенджерларда вертолетлар белән төнлә дезинфекция өчен дару таратачаклар дигән хәбәрләр провокация булып тора.

Коронавируска каршы көрәш штабы ТРда 245 авыру турындагы хәбәрне фейк дип атады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда ялган хәбәрләр тарату башланды, Татарстанда, янәсе, коронавирус йоктыруның якынча 180 яңа очрагы теркәлгән. Фейк-яңалыклар авторлары, республикада, рәсми мәгълүматларга караганда, Covid-19 белән инде 245 кеше авырый, дип ышандыра. Алар хәтта районнар буенча да статистика китерә.

«Вирус Саба районында ун кешедә, Теләче районында алты пациентта, тагын берәр кешедә Арча һәм Әтнәдә, калган авыручылар Казаннан. Барлык авыручылар күптән түгел вирус йөртүчеләр белән элемтәгә кергән булган", - диелә фейк хәбәрләрдә. Болардан тыш, социаль челтәрләр буенча тагын бер фейк таралды. Татарстанлыларны бүген 23.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр хәрби вертолетлар дезинфекция өчен дару сиптерәчәк, дип кисәтәләр. Авторлар тәрәзә - ишекләрне ябарга һәм урамга чыкмаска сорыйлар. Куркытырга яратучылар ниндидер хәрби частька сылтама ясыйлар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәгълүматы буенча, бу хәбәрләр барысы да ялган. «Шимбә көнне ТР Президенты чит илгә сәфәрләрдән баш тартырга өндәде һәм Россиянең барлык төбәкләрендә массакүләм чаралар санын киметергә кирәклеген белдерде. Ул бу таләпләргә тыныч каравыбызны сорады», - дип ассызыклады республиканың вице-премьеры. Шулай ук, Фазлыева чит ил сәфәрләреннән кайткан һәркемнең өчен медицина күзәтүен өйдә үтүләренә басым ясады. Бу кешеләрнең берсендә дә коронавирус симптомнары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев