Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирус пандемиясе чорында куркыныч зур булган урыннар аталды

Аптеклар һәм кибетләр - коронавирус пандемиясе вакытында йөрү өчен иң куркыныч урыннар булып тора. Нәкъ менә анда авыру йоктыру мөмкинлеге зур. Мондый фикерне табиб-оториноларинголог Владимир Зайцев белдерде.

Даруханәгә бару өчен, белгеч, анда аз кеше килгән вакытны сайларга киңәш итте. Битлекне кию мөһим, ә килгәнче һәм соңыннан - кулларыңны антисептик белән эшкәртергә кирәк. Шулай ук, чират булмасын өчен, кирәкле дарулар белән танышырга яки аналоглар сайлау хәстәрен алдан ук күрү яхшы, дип сөйләде Зайцев "АиФ" интервьюсында.

Табиб фикеренчә, кибеткә гаиләнең бер үк әгъзасын җибәрү яхшырак. Шулай ук, битлек турында да онытырга ярамый, ә арба яки кәрзинне алганчы, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк. Продуктларны берничә көнгә җитәрлек итеп берьюлы сатып алу тәкъдим ителә.

Билгеләп үтелгәнчә, коронавирусны автозаправкада да йоктырырга, шулай ук, урамда йөргәндә этегез аякларында да теләсә нинди вирус керергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус китереп чыгарган COVID-19 авыруы 2019 елның декабрь ахырында Кытайның Ухань шәһәрендә (Хубэй провинциясе) теркәлгән. Соңрак ул дөньяның күпчелек илләрен колачлады. Мартта ВОЗ COVID-19ны пандемия дип таныды. Россиядә 18 328 йоктыру очрагы теркәлгән, 1470 кеше терелгән.

Үзегезне саклагыз. Өйдә калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев