Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирус аркасында юлламадан баш тартып буламы?

Кулланучылар биргән сорауларга җавапны ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетднинова бирә.

Коронавирус аркасында юлламадан баш тартып буламы?
– Коронавирус янау сәбәпле, мин чит илгә сәфәрдән баш тарттым. Туристик компания юллама өчен акчаны кире кайтарырга теләми. Алар (турагент, туроператор) коронавирус аркасында чит илгә турпутевка буенча барудан баш тарткан очракта акчаны кире кайтармаска хокуклымы?
Илгизә Исмәгыйлова, Яшел Үзән.

– Коронавирус пандемиясе чорында, турны гамәлдән чыгару һәм туристик компаниядән юллама (туристик продукт) өчен акча кайтаруны таләп итү аеруча актуаль.
Туристның чит илдә (урынында) тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау турында, аның сәяхәте башланганчы бастырылган Ростуризм хәбәре, туристлык продуктын сату-килешүне өзү һәм туристка килешү буенча түләнгән сумманы кире кайтару өчен нигез булып тора.
Турга барасы илдә коронавирус таралуы хакында Ростуризмнан хәбәр булганда, сез тур башланганчы сәяхәттән баш тартырга һәм бу компаниядән бөтен сумманы кире кайтаруны таләп итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев