Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коръән укучыга – бер хәрефкә 10 савап

Коръән – Исламның төп чыганагы. Коръән – Аллаһ Тәгаләнең сүзедер. Коръәни-Кәрим – пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Җәбраил фәрештә аша егерме өч ел буе иңдерелгән Изге Китаптыр. Бу – алдан күрүнең мәңгелек шаһиты, һәм аннан алда булган Изге Язмаларның биниһая хак игелекләрен раслаган, Аллаһ Тәгаләнең соңгы кануннарын җирдә урнаштыра барган соңгы илаһи Сүзедер.

«Коръән уку ике төрле була.  Берсе – үзең өчен, икенчесе – кеше үтенгәне өчен. Коръән укучыга – бер хәрефкә 10 савап, тыңлаучыга – бер хәрефкә бер савап. Коръәнне өйрәнгәндә азапланып укучыга савап икеләтә булыр», – дигән хәдис тә бар. Димәк, читен дип тормаска, яңадан-яңа аятьләрне өйрәнергә һәм укырга кирәк. Балаларда шушы Изге китапка карата мәхәббәт тәрбияләү һәм елдан-ел аларның белемнәрен арттыру өчен уздырыла да инде төрле бәйгеләр.    
Апрель аенда ел саен Яшел Үзән шәһәре мәдрәсәсендә балалар арасында  Коръән укучылар бәйгесе була. Быел да аны  зурлап, матурлап һәм тагын да масштаблырак итеп оештыр­дылар. 
Бу изге чара  үз алдына Коръән укуның сыйфатын арттыру максатын куя. Бәйгедә районнан һәм шәһәрдән төрле яшьтәге 140ка якын бала катнашты. 

Дәвамын газетаның җомга саныннан укырга мөмкин (№31).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X