Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбаннарын социаль челтәр аша тапкан

Балалар бик ышанучан һәм шуңа күрә өлкәннәр йогынтысына тиз бирешүчән. Менә шуннан кайберәүләр бик оста файдаланып, яшь буынны «сындыра» һәм аларның психикасына төзәтеп бетерә алмаслык зыян сала.

Яшел үзәнлеләрне сагаерга мәҗбүр иткән соңгы вакыйга кичекмәстән ата-аналар арасында профилактик әңгәмәләр алып барыр­га кирәклеген көн кадагына куйды. Шәһәр зур түгел, шулай булса да итәк астыннан кыңгыр гамәл кылучылар бар. Андыйларга социаль челтәрләр дә нык «ярдәм итә».     
Бу көннәрдә мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышлары бара. Шәһәрнең 5нче гимназиясендә булган  очрашуда балалар иминлеге буенча профилактик әңгәмә кысасында  Тикшерү комитеты тикшерүчесе «кайнар эзләр» буенча  тотылган начар «абый» турында сөйләмичә булдыра алмады.
Билгеләнгәнчә, балаларның мобиль элемтәсен аерым игътибарда тотарга кирәк. Чөнки әлеге тотылган педофил үзенең потенциаль корбаннары белән нәкъ шул юл белән аралашкан.  
Хәзерге вакытта бу яшел үзәнлегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 132нче маддәсе («14 яшькә кадәрге яшүсмерләргә карата җенси характердагы көч куллану») буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү комитеты тикшерүчесе сөйләвенчә, киң җәмәгатьчелек, ата-аналар  балаларның Интернет аша аралашуын гаиләләренә бәла килми торып,   игътибарга алмыйлар. Ә бит кайбер танышуларның бик кызганыч тәмамлануы бар. Шуңа күрә ата-аналарның  балаларын урамда булсынмы,  социаль челтәрләрдәме, таныш булмаган «абыйлар» белән танышырга ярамавын кисәтеп торулары кирәк.
Тоткарланган Яшел Үзән педофилы да  яшүсмерләр белән социаль челтәр аша танышкан. Әйтик, «ВКонтакте»да  аның логины «Александр Владимирович» булса, аватаркасына мотоциклчы рәсемен урнаштырган.

Әти-әниләр игътибарына
Педофил бервакытта да баланы кешесез урынга көчләп алып бармый, 99 процент очракта корбан киң күңелле «абый» кызыктыргычларына  ышанып үзе иярә.
Бала киемнәренә урнаштырылган радио-маячоклар бу очракта  аны бәладән коткара алмый.
Балага педофиллар турында түгел, ә «усал абыйлар» турында күбрәк сөйләргә тырышыгыз. Мондый мәгълүмат бала психикасын бозмас.

Социаль челтәрләрдә бала иминлеген саклау өчен

  •  баланың психологик хәленә игътибар итәргә;
  •  бала кергән социаль челтәрләрдә аккаунтларны тикшерергә;
  •  аралашулар эчтәлегенә игътибар итәргә;
  •  балаларны  спорт һәм мәдәни секцияләргә бирергә;
  •  бала гаджетларындагы  фотоларны һәм видеофайлларны  контрольдә тотарга;
  •  баланың барлык гаджетларында «Родительский контроль» функциясен урнаштырырга.


Тулырак газетада (№72).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев