Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Компьютер уеннары -мәктәптә

Мәктәпләргә киберспорт буенча факультатив дәресләр кертергә. Интернетны үстерү институты (ИРИ) РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына әнә шундый тәкьдим белән чыккан.

Мондый дәресләр урта һәм югары сыйныфларда үткәрелер дип көтелә. Әлеге тәкьдимне ясаган Интернетны үстерү институты белгечләре тәҗрибә рәвешендә 2020 елда ук башларга тели. 
Моннан тыш, ИРИ киберспорт дәресләрен укытуны аерым бүлекләргә бүлгән. Алар арасында Dota 2, Hearthstone, Dota Underlords, FIFA 19, World of Tanks, Minecraft һәм CodinGame бар. 
Интернетны үстерү институты хәбәр иткәнчә, киберспорт Швециянең һәм Норвегиянең кайбер мәктәпләренә кертелгән, ә Америка мәктәпләрендә 2018 елдан башлап рәсми киберспорт турнирлары үткәрелә. 
Әмма әлеге программаны безнең мәктәпләргә керү - кертмәү бик бәхәсле сорау. Чөнки алар кайбер балаларда бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Җитмәсә, сәламәтлек өчен бик зыянлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев