Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Компенсация биш авылга гына бирелә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 14 маенда  спутник телевидениесе сигналларын кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм кую чыгымнарына  компенсация бирү турында 390нчы карары чыкты.

Шуңа ярашлы рәвештә, безнең Яшел Үзән районында мондый компенсация­не бары тик санлы эфир элемтәсе зонасыннан тыш булган территорияләрдә  урнашкан Олы Карагуҗа, Олы Күлбаш, Бакырчы, Урман һәм Раифа авылларында яшәүчеләр генә ала алачак. Исемлеккә алар кертелгән. Компенсациянең бәясе спутник телевидениесен кабул итү җиһазларын куюның факттагы бәясе күләмендә булырга, әмма  7300 сумнан артмаска тиеш.
Компенсация алу хокукы, җан башына уртача табышы Татарстан Республикасында бер җан башына  билгеләнгән яшәү минимумыннан  артмаган  йорт хуҗалыгы әгъзасының берсенә бирелә.
Шушы компенсация акчасы белән спутник телевидениесе кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм аларны урнаштыруга бәйле чыгымнар каплана. Андый җиһазларның һәм эшләрнең исемлеге бар. Бу хокук йорт хуҗалыгына бары бер тапкыр гына бирелә. 
Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча   республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенә түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:
– компенсация алучының банкта ачылган  исәп-хисабы реквизитлары  күрсәтелгән компенсация билгеләү турында гаризасы;
– йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының соңгы өч айдагы  табышы күрсәтелгән белешмәләр;
– сатып алынган җиһазга түләүне раслаган документ;
– җиһазны урнаштырган өчен хезмәт күрсәтү турында килешү;
– җиһазны кую буенча башкарылган эшләр акты;
– спутник телевидениесен кабул итү өчен җиһаз сатып алынган очракта, спутник телевидениесе операторы белән теркәлгән килешү;
– Россия Федерациясе законнарына ярашлы  төзелгән  ышаныч кәгазе;
– компенсация алучы йорт хуҗалыгы әгъзаларыннан һәм аларның законлы вәкилләреннән (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) документлар;
– шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык булу:
– шәхси мәгълүматларны биргәндә алар исеменнән йөрүче гариза бирүче вәкаләте.


Спутник 
телевидениесе 
сигналын кабул итү өчен җиһазлар кую һәм эш төрләре буенча 
исемлекне 
8-800-220-2002 
телефоны аша белеп була

Хөрмәтле Олы Карагуҗа, Олы Күлбаш, Бакырчы, Урман, Раифа авылларында яшәүчеләр! Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, компенсация алу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев