Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Компас” һәйкәлен беләсезме?

Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрне барып күрү, үзеңә ниндидер яңалык ачу хыялы күпләрдә бардыр. Ә ул җир кай якта һәм аңа кадәр күпме барасы? Башкалабыз Казанның үзәгендәге Бауман урамында урнашкан “Компас” һәйкәле бу сорауларга өлешчә җавап бирә кебек...

Һәйкәлнең исемен дә төрлечә атыйлар: “Компас”, “Компаска һәйкәл”, “Җир шары кендеге”, “Кендек”, “Нуленче меридиан” һ.б. Дөрестән дә, һәйкәл үзенчәлекле, ниндидер серләре бар кебек. Ул компас рәвешендә кара граниттан һәм соры мәрмәрдән ясалган. Үлчәме – 1,5м га 2,0м. Дөньядагы зур шәһәрләргә кадәр ничә чакрым ара икәнлеге дә, Төньяк котып юнәлеше дә күрсәтелгән. (Мәсәлән, Мәскәүгә, лондонга, Токиога, Мәккәгә һ.б. шәһәрләргә басып торган җирдән ничә чакрым һәм кай юнәлешкә таба китәсе язылган).

Һәйкәл – казанлылар һәм күпләгән туристлар арасында бик популяр. Аның янында фотосурәткә төшәләр, балалар анда күрсәтелгән төрле ук юнәлешләре белән йөреп карыйлар, уйланалар, нидер саныйлар кебек.

Һәйкәл янында бер-берсенә гашыйк булган парлар очраша, ягъни аны очрашу урыны итеп билгелиләр. “Компас” һәйкәле турында сынамышлар да бар. Имеш, күңелдән ниндидер теләк уйлап, һәйкәлнең түбә-очлыгына орынсаң, теләгең кабул була икән. Әгәр һәйкәлнең түбә-очына кулың белән азрак ышкып торсаң, үзеңә уңай хисләр, илһам чыганагы аласың, шуннан соң төрле әсәрләр, музыка да иҗат итәргә мөмкинсең, имеш...

Һәйкәлгә багышлап Казандагы “Мураками” рок-төркеме “Нуленче чакрым” дигән җыр язган. “Компас” һәйкәле Бауман урамына 1999 елда куелса да, һаман үзенең актуальлеген югалтмый, казанлыларны, бигрәк тә шәһәр кунакларын үзенә җәлеп итеп тора.

 

Нияз Бишбалта, Казан.

2018 елның 20 июне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X