Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Коммуналка“ өчен кайда ничек түлиләр?

Россиядә яшәүче уртача бер гаилә торак-коммуналь хезмәтләренә (ТКХ) гомуми хезмәт хакының 9,6 процентын яки аена 4,4 мең сумга якын акча тота. Иң күп «коммуналка»ны Камчаткалылар түли икән. Бу хакта РИА Новости рейтингы мәгълүматлары сөйли.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, Камчаткада ТКХ өчен гаилә бюджетының 15 проценты яки аена 9,7 мең сумнан артык акча китә. Шулай ук, Магадан өлкәсендә бу сан 14 процентны тәшкил итә. Ямал-Ненец автономияле округында - 13,5 процент. Соңгы ике төбәктә ТКХ өчен уртача 8 мең сум акча китә.
Дагыстанда “коммуналка“ өчен иң аз түлиләр ( моның өчен гаилә бюджетының 4,6 проценты, яки аена 2,4 мең сум китә). Шулай ук, Ингушетиядә (4,8 процент), Хакасиядә һәм Татарстанда (7,1 процент), Чечняда (7,2 процент) һәм Забайкальеда (7,3 процент) күрсәткечләр түбән. Мәскәүдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә хезмәт хакының 8 проценты яки аена 6,5 мең сум тирәсе чыгып китә.
Белгечләр төбәкләрнең позициясен төрле факторларның йогынтысы белән аңлата — бу тарифлар дәрәҗәсе, РФнең төгәл бер субъектында яшәүчеләрнең керем дәрәҗәсе, нәкъ менә фатирларда яшәүче кешеләрнең өлеше, шулай ук табигый-географик сәбәпләр.
2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 564,5 миллиард сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бурыч 28,7 миллиардка арткан. Җылылык белән тәэмин итү өчен физик затлар иң күп бурычлы-146,4 миллиард сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X