Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көмешкә куучыга штраф салганнар

Яшел Үзән суды Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы юллаган административ эшне карады.

Эш материалларыннан күренгәнчә, агымдагы елның маенда Гагарин урамында яшәүче 46 яшьлек хатын үз фатирыннан «поллитровка» көмешкә саткан.


150 сумга баеган бу хатын-кыз, РФ Административ хокук бозулар Кодексы маддәсенә эләгә. Көмешкә куучыга 15 мең сум штраф салганнар, әгәр ул законсыз кәсеп белән акча эшләвен дәвам итсә һәм ел дәвамында янә җинаять эше кузгатылса, аңа карата РФ Җинаять кодексының 171.4нче маддәсе буенча эш кузгатырга мөмкиннәр.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 аенда хезмәткәрләр 110 тикшерү чарасы үткәргән. 114 хокук бозу очрагы ачыкланган, мәҗбүри таләп ләрне бозуга юл куймау турында 200дән артык кисәтү игълан ителгән. Әйләнештән 5340 литр спиртлы продукция алынган. Инспекция материаллары буенча 1млн 300 мең сумнан артык штрафлар салынган.

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев