Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коллекторлар үзәккә үтте. Нишләргә була?

– Минем тормыш иптәшем югары процентта 30000 сум кредит алды. Без бу бурычны ярты ел инде түлибез. Һәм берничек тә түләп бетерә алмыйбыз. Узган айда безгә беренче тапкыр коллекторлар белән эш итәргә туры килде. Алар безгә һәр көнне берничә тапкыр шалтырата, төнлә дә борчырга мөмкиннәр, куркыталар, яныйлар. Коллекторларның бу гамәле законлымы?

– Әлбәттә, сез сөйләгән коллекторлар закон боза. Коллекторлар (бурычны каплауны таләп итүгә хокукы булган затлар) бурычлыга бурыч барлыгы турында мәгълүмат кына бирергә тиеш, әмма көч куллана (физик, психологик) һәм яный алмый. Аларга көндезге вакытта гына шалтыратырга (эш көннәрендә гражданнарны 22 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 20 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр борчырга ярамый) һәм тәүлегенә бер тапкыр гына, атнага – ике һәм аена 8 тапкыр шалтыратуга рөхсәт бирелгән. Бурычлы белән шәхси очрашулар атнага бер тапкырдан артмаска тиеш. Бурыч турында мәгълүмат чит кешеләргә  хәбәр ителергә тиеш түгел (мәсәлән, подъездда стеналарга язып кую һәм башкалар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев