Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коллекторлар ничә тапкыр шалтырата ала?

Суд приставларының федераль хезмәте (ФСПХ) физик затлардан бурычларны түләтү турындагы 2016 елда кабул ителгән законның бәхәсле аспектларын аңлатып бирә.

Алар билгеләп үткәнчә, коллекторлар тарафыннан гражданнарга психологик басым ясау тыела. Шулай ук, телефоннан шалтыратып дәшмичә тору, эш урынына шалтыратулар, бурычлы кешене танышлары һәм күршеләре аша эзләү, шулай ук социаль челтәрләрдәге янаулар белән хәбәр итү дә тыелган. «Һәркемнең үз холкы, түземлекнең чиге бар. Кешеләр бер үк гамәлне төрлечә бәяли ала», – дип билгеләп үтә боларны тәкъдим итүчеләр.

Коллекторларга, полициягә гариза бирдек дип, бурычлы кешене ялгыш юлга кертү тыела. Шулай ук, аларның килешүдә язылмаган датага акчаны кире кайтаруны таләп итәргә дә хокукы юк.

Бурычлы кеше белән алар атнага бер тапкырдан да артык очраша алмый, ә шалтыратуларга килгәндә, алар көндезге вакытта тәүлегенә – бер генә, атнага – ике һәм айга 8 тапкыр мөмкин. Шул ук вакыт та заемчыларга текст һәм тавыш хәбәрләрен ике тапкыр күбрәк җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, Федераль суд приставлары хезмәте роботлар ярдәмендә шалтыратуларны гадәти шалтырату буларак саналыр га тиеш леген тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев