Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көннәр җылына, талпаннар уяна

Көннәр җылына башлау белән грипп сезонына алмашка талпан инфекциясе чоры килә. Авырып китмәс өчен саклану чараларын күрергә кирәк.

Талпаннар нәрсәсе белән кешегә куркыныч соң? 
Алар вирус энцефалитын, боррелиоз кебек куркыныч авыруларны таратучы булып тора. Вирус белән зарарланган талпан кеше тәненә кадалу белән инфекцияне йоктырырга мөмкин. Зарарлы талпаннар, гадәттә,  урманнарда, паркларда һәм бакчаларда була. 
Республикада вируслы талпаннар  булырга мөмкин булган 30 административ территория исәпләнә, шулардан Югары Ослан районы, Казан шәһәре һәм Марий-Эл Республикасына терәлеп торган территорияләр.  Яшел Үзән районы бу исемлеккә кертелмәгән. Талпан боррелиозы буенча  Татарстан Республикасының бөтен территориясе  эпидемик булып санала. 
Роспотребнадзорның Яшел Үзән бүлеге белгечләре кисәтүенчә, талпан вирусы энцефалитына каршы  иммунизация  иң мөһим профилактик чара булып тора. Ул гадәттә зарарлы талпаннар буенча эндемик территорияләргә баручыларга, эш буенча талпан вирусы йоктырырга мөмкин булган һөнәр ияләренә ясала (авыл хуҗалыгы, гидромелиоратив, төзелеш, геология, экспедиция һәм башкалар). 
Шәһәрдә яшәүчеләр нигездә урманнарда, урман-паркларда, бакча участокларында талпаннар аша вирус йоктырырга мөмкин. 

Тулырак газетада (№30)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев