Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көнкүреш калдыклары контейнерлары торак йорттан нинди ераклыкта урнаштырылган булырга тиеш?

– Калдыклар җыю өчен махсус савытлар бетон яки асфальт җәелгән, койма белән аерып куелган, янында яшел үсентеләр утыртылган мәйданчыкта урнаштырылырга тиеш.

Бу  нормалар РФ Госстрой карары (№170, 27.09.2003) белән билгеләнгән. Әлеге бакларны торак йортларга 20 метрдан да якын һәм керү подъездларыннан 100 метрдан да ерак арага куярга ярамый («Торак фондның техник эксплуатациясе кагыйдәләре һәм нормалары», 3.7.6 пункты). Нормалар искәрмәле очракларда гына сакланмаска мөмкин. Бу инде йортларның төзелеше формалашкан районнарга кагыла. Мондый вакытта чүп контейнерлары өчен урынны районның архитекторы, торак-эксплуатация оешмасы вәкиле һәм санитар табибтан торган комиссия билгели. СанПиН нормалары (42-128-4690-88) буенча, мәйданчыклар иң күбе биш контейнер сыешлы булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X