Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кәҗәнең җилене катса, нишләргә?

Җәйге айларда да кәҗәләрдә мастит авыруы булучан. Халык телендә аны “җилен кату” дип тә йөртәләр. Авыруның төп сәбәбе — кәҗәне даими  саумау яки савып бетермәү, имчәк каналы буйлап төрле микроблар керү. Шул рәвешле,  имчәкләрнең ялкынсынуы савылучы кәҗәләрдәге санитария таләпләрен һәм сауган вакытта гигиенаны үтәмәүгә бәйле.

Әлеге йорт хайваны мастит белән авырганда еш кына тән температурасының күтәрелүе күзәтелә. Әгәр җиленнең яртысы гына зыян күргән икән — аңардан начар исле сөт бүленеп чыга, тулысынча чиргә бирешкән булса — сыйфатсыз сөт ике имчәктән дә бүленә. Авыруның нинди стадиядә булуына карап, сөт кан белән катнашкан яки эренле булуы мөмкин. Мастит көчәйгәндә, кәҗәнең сөте күренеп кими.
Маститның барлык төрләрендә дә каткан җиленне йомшартучы препаратлар кулланырга кирәк. Әлбәттә, бу очракта ветеринар белән киңәшләшергә онытмагыз.
Мастит белән чирләгән кәҗәне һич тә көтүгә яки урамга чыгарырга ярамый. Аны җылы бинада тотарга киңәш ителә. Ашатканда концентрацияле һәм сусыл азыклар күләмен яртылаш киметергә кирәк. Бу кәҗәнең сөт бирүчәнлеген азайтырга ярдәм итәчәк.
Авыру җиленне ешрак — 1-2 сәгать саен саварга тырышыгыз.
Көненә өч тапкыр зур саклык белән җиленгә массаж эшләгез. Бу вакытта мал авыртудан тынычсызлана икән — новокаин мае сөртеп эшләргә кирәк. Аның катнашмасы —  новокаин,  бор кислотасы һәм  вазелин.
Массаждан соң саварга һәм ул сөтне юк итәргә онытмагыз. Сауганнан соң авыру җиленгә мотлак рәвештә пенициллин катнашмасы кертәләр. Анысын ветеринар  өйрәтер.

Чыганак - Кызыл Таң

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев