Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көндәшем көн күрсәтми

Мин биш ел элек үземнән 18 яшькә өлкән кешегә кияүгә чыктым. Гаиләбездә барысы да әйбәт, бер-беребезне яратабыз, ике яшьлек уртак улыбыз бар...

Тик иремнең беренче хатыны көн күрсәтми. Ул иремне һәм балаларын 6 ел элек ташлап киткән. Илсур (әлбәттә, исемен үзгәрттем) өч кызы белән (зурысына ул вакытта 11, уртанчысына – 9, кечкенәсенә 7 яшь була) берүзе торып кала, ә хатыны яшь егеткә кияүгә чыгып башка шәһәргә китә һәм бала таба. Башта шалтыратып, балаларының хәлләрен белешәсе урынга,  аның кабат өйләнү-өйләнмәве турында сораштырып тора.
Илсур эш буенча еш кына командировкаларга йөри, балалар белән аның әнисе кала торган була. Әмма дәү әниләре үлеп киткәннән соң, барлык мәшәкатьләр олы кыз җилкәсенә төшә. Аларга бик авыр була, үзләренә беркемне дә якын китермәүче кыр­гый җанвар балаларына әйләнеп баралар. Аларның боз булып каткан йөрәкләренә юл табу өчен миңа бик тырышырга туры килде. Ниһаять безнең арада ышанычлы, җылы һәм дустанә мөгамәлә урнашты. Әлбәттә, башта кызлар мине әтиләреннән бик көнләделәр. Минем ирем чын алтын, аңа 40 яшь. Хатыны аңа бергә яшәгән дәвердә дә хыянәт иткәләгән. Ул моны белгән, әмма балалары хакына гафу иткән. Әгәр дә куып чыгарса, сабыйлар аңламаслар һәм кичермәсләр, дип курыккан.
Бер ел элек гаиләбездә тынычлык югалды. Шул хатын хәзер зур кызы белән төрлечә очрашулар эзли, миңа һәм кечкенә энекәшенә каршы котырта башлады... Һәм кыз әкренләп аның ягына авыша, миңа тупас итеп каршы дәшә, әтисенә мине яманлап әләкли... Беренче хатыны гел иремә шалтырата, кичерүен үтенә, әгәр дә кабат аның белән яши башламаса, суд аша балаларны тартып алачакмын, дип яный... Ирем мине бик ярата, барлык мәсьәләләрдә дә мин аның таяныч булуын тоям. Тик гаиләбезгә кереп оялаган кыз белән даими гаугалардан, йорттагы киеренкелектән мин арыдым...
Иң мөһиме – мин буталдым һәм килеп туган хәлдән чыгу юлын ничек табарга белмим. Кырык яшьлек хатын-кызга бер үк суга ике тапкыр кереп булмавын, гаиләсенә хыянәт итеп ташлап калдырганнан соң кабат чиста биттән тормыш башлау мөмкин түгелен ничек аңлатырга? Дуска, танышка хыянәт итеп була, әмма балаларыңа хыянәт итәргә ярамый, чөнки алар синең кыйпылчыгың... Мин моны аңлый алмыйм. Иремнең кызлары хәтта миңа да бик якын һәм кадерле, алдагы тормышымны алардан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Ә монда газиз аналары алардан баш тарткан. Хөрмәтле газета укучылар, бәлки, сезнең арада шундый хәлне башыннан кичерүчеләр бардыр? Языгыз әле, киңәш бирегез.
Ярдәм көтеп, райондашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: