Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көндез алган яралар төнгеләренә караганда тизрәк төзәлә

Нинди аермасы бар инде, дияргә ашыкмагыз.

Мондый нәтиҗәне, озак тикшерүләрдән соң, Кембридж университеты галимнәре ясаган. Бу организмдагы тоташтыручы тукыма күзәнәкләре – фибробластлар белән бәйле. Алар яңа тукыма үсеше өчен үзенә күрә бер каркас барлыкка китерә һәм яралар төзәлүендә мөһим роль уйный. Лаборатория шартларында, кеше фибробластларының нәкъ менә көндез бик актив булуы ачыкланган, ә тычканнарның, киресенчә – төнлә. Җирле пешү үзәге (ожоговый центр) пациентларының авыру тарихларын өйрәнгәннән соң, җәрәхәтләрен көндез алган авыруларның 1,5 тапкыр тизрәк терелүләре ачыкланган. 20:00-08:00 вакыт аралыгында зыян күрүчеләрнең уртача терелү вакыты 28 көн булса, 08:00-20:00 сәгатьләрдә яраланучылар 17 көндә тернәкләнгән. Шуңа күрә, травма алу куркынычы булган эшләрегезне кичке сигездән соң бик сак башкарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X