Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көндә үбешегез

Сез хәтта күз алдына да китермисездер әле, үбешүнең безнең тормышта уйнаган ролен. Иң беренче чиратта, ул гаиләне ныгыта.

Үбешү барышында вакыт тукталып кала, мондый интим тынлыкта сез икәүдән икәү генә каласыз. Һәм барлык борчу-мәшәкатьләр янга калып тора. Сез елмаясыз, арагыздагы якынлык тагын да арта. 
Тикшерүләр күрсәткәнчә, үбешү кан басымын киметә, эндорфин һәм дофаминнар (бәхет һәм шатлык чыгаручы гормоннар) дәрәҗәсен күтәрә һәм калорияләрне юк итә. Шулай ук, ул авыз куышлыгында килеп чыгучы авырулар белән көрәшергә ярдәм итә. Шуңа кариес булмасын дисәгез, һәр ашаган саен үбешергә тырышыгыз. 
Күп кенә ата-аналар, балалары янында бер-берсенә карата назлылыкны күрсәтмәскә тырыша. Һәм бу бер яктан караганда, мантыйкый. Әмма эш шунда ки, балалар ата — аналарының бер-берсенә булган мәхәббәтен күрергә тиеш, бу табигый һәм яхшы күренеш. Шуңа күрә үбешүләр бер-береңә якынрак булу гына түгел, ә гаилә кыйммәтләрен киләчәктә ныгыту мөмкинлеге бирә. Үрнәк буларак балагызга мәхәббәт, наз күрсәтәсез икән, ул да үзен ярату, хөрмәт итү хөкем сөргән гаиләнең тулы хокуклы әгьзасы итеп тоячак. Гадәттә, бала оясында ни күрсә, очканында шул булыр ди бит халык. 
Һәр көн үбешергә һәм кочакланышырга онытмагыз. Һичшиксез бер-берегезгә мәхәббәт белгертегез. Моны һәрберебез дә эшли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев