Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көнбагышның файдасы бармы?

Көнбагыш чиртләтергә яратмаучылар сирәктер ул, мөгаен. Ләкин моның нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында уйланганыгыз булдымы соң? Көнбагышта файда бармы яисә ул зыянлымы?


Көнбагыш төшендә эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле азык җепселләре бар, ә көнбагыш эчендәге майлы кислоталар холестеринны киметүгә ярдәм итә. Көнбагыш инфаркт, атеросклероз һәм бавыр авыруларын профилактикалау өчен бик яхшы чара булып тора. Шулай ук аларда тире һәм күзләр өчен бик кирәкле А витамины, һәм тагын бик күп башка файдалы витаминнар бар. 
Көнбагышларда цинк, магний һәм селен кебек микроэлементлар да җитәрлек күләмдә. Көнбагыш орлыклары фосфор, калий, йод, бакыр һәм марганец белән бай. 
100 грамм көнбагыш орлыгы ашау кешене йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр чирләреннән аралап калырга мөмкин, дип саный медиклар. Симерүдән чара таба алмаган кешеләргә дә табиблар чи көнбагыш төше ашарга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X