Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Күн туп-2018” ярышларының беренче нәтиҗәләре

Яшел Үзәндә футбол буенча “Күн туп-2018” Яшел Үзән районы ачык беренчелек матчы тәмамланды.

Ярышлар 2003-2008 елда туучылар арасында  барды, болар – район һәм шәһәр мәктәбе укучылары.

– Яшел Үзәндә “Күн туп” ярышлары ел да үткәрелә. Әлеге данлыклы традицияне дәвам итү безнең өчен дәрәҗә.  Малайлар, яңгыр булуга карамастан,  шулкадәр бирелеп уйнадылар ки, сокланып карап тордык, - ди 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры  Артур Камалиев.

Ярышлар  нәтиҗәсе түбәндәгечә. 

 

Кечкенәләр төркеме (2007-2008нче елда туучылар)

1 урын - 9нчы лицей;

2 урын  - 3нче гимназия;

3 урын – 1нче лицей.

Уртанчылар төркеме (2005 – 2006нче елда туучылар)

1 урын – 15нче мәктәп;

2 урын – 1нче лицей;

3 урын – 9нчы лицей.

Ярышлар финалы 10 майда узды.

Фото: Пресс-служба Совета ЗМР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск соревнования футбол Комсомолец имени В.Колотова матч кожаный мяч