Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күн һәм мех

Файдалы киңәшләр

Мех һәм күн

-Күннән эшләнгән әйберләрне күпертелгән күкәй агы белән ышкып яңартып була. Әшәкеләнгән күнне (тирене) кайнатылмаган җылы сөт белән юып була.

-Глицерин белән сөртеп, күннең төсен кайтарып була.

-Күн әйберләрне кәһвә куесы белән ялтыратып була. Кәһвә куесын йон яки фланель чүпрәк белән төреп, каты итеп күнне ышкырга.

-Күн әйберләрне сабынлы су һәм нашатырь спирты ярдәмендә чистартырга була, ә аннары кастор маена (яки вазелин, глицерин) манылган чүпрәк белән ышкырга.

-Күн әйберләрнең ышкылган урыннарын вакыт - вакыт глицеринга манылган чүпрәк яки яңа гына әрчелгән әфлисун кабыгы белән ышкырга кирәк. Бу аңа элекке төсенә кайтырга ярдәм итә.

-Буялган күн сумканы киселгән башлы суган белән ышкып чистартып була. Соңыннан йомшак чүпрәк белән сөртергә.

- Кара күннән тегелгән сумканы лимон согына манылган мамык белән сөртсәң, ул ялтырап китәчәк.

-Күн сумканы тагын җылымса сабынлы һәм нашатырь спирты кушылган суда юып киптереп, аннары кастор маена манылган чүпрәк белән ышкып та яңартырга мөмкин.

-Кайры тунны нашатырь спирты салынган сабынлы су белән чистарталар. Моннан тыш аны әле тагын бер кушылма белән эшкәртергә кирәк:  0,5 л суга 20 г глицерин, 20 г нашатырь спирты, 5 көрән (бура). Аннары киптерергә һәм кул белән йомшартырга.

-Замша куртка һәм пәлтәләрне  5 аш кашыгы суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты катнашмасы белән чистарталар. Аннары әйберне 1 литр суга 1 чәй кашыгы аш серкәсе салып, шуның белән чылатылган чүпрәк белән сак кына сөртәләр.

-Әгәр дә яңа алган күн пирчәткәгез кысан булса, аны 2 - 3 сәгать юеш сөлгегә төреп торыгыз да, киеп кулыгызда киптерегез.

-Тоныкланган мехның ялтыравын, әстерхан чикләвегенең төшен ваклап өч кат марляга төрергә һәм шуның белән йон уңаена ышкып кайтарып була. Чикләвек мае сеңгәннән соң, мех матур төс алып ялтырап торачак.

-Тундагы май тапларын ике ысул белән бетереп була: 1)чистартылган бензинга яки махсус тап бетергечкә манылган чүпрәк белән йон уңаена ышкып; 2) тапны кер порошогы эремәсе яки сабын стружкасы күбеге белән юып. Болай иткәндә бары тик йонны гына юешләтегез, тире үзе юешләнергә тиеш түгел. Мондый эшкәртүдән соң, тап булган урынны су белән юарга, ә йонын киптерергә кирәк (тик кояшта түгел!), соңыннан тунны тузан каккыч белән кыйнарга.

-Кәҗә тиресеннән тегелгән әйберләрне сабынлы салкын су белән юалар һәм чайкыйлар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X