Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Клубка теләп йөрибез

Авылда үз эшенә мөкиббән киткән кешеләр әле дә бар.

Менә клубта Рәхилә һәм Илфат Сабировлар бик тырышып эшли. Концертларга да ныклап әзерләнәләр. Бар кичә-тамаша яңача, күңеллерәк үтә. Күпме сәләтле кешеләр яши икән бездә дип, шаккатып карап утырасың. Ни үткәрсәләр дә, концерт-кичәләргә клуб матур итеп бизәлә. Һәр катнашучыга зурлап рәхмәт әйтелә. Рәхилә авылның бала-чагасын, яшен-картын биергә өйрәтеп, теләп катнаштыра. Күпме энергия, күпме тырышлык киткәнен оештыручылар үзләре генә беләдер. Бүгенге көндә бит телевизор, интернеттан халыкны аерып алып булмый, ә алар шулай безне җәлеп итә, рухландыра белә.  Аллаһ һәрчак ярдәмен бирсен үзләренә.
Концертларга соңрак калсаң, урын да калмавы бар. Бер-ике тапкыр соңга калган идем, урындык эзләргә чыгарга туры килде. Ярый Рәхилә үзебезнеке, күреп алып, шунда ук урындыгын да китереп бирә.Рәхмәт үзләренә киң күңелле булганнары, тырышлыклары, уңганлыклары өчен! Бар кеше таныш булса да, укучыларым торып урын бирә белми. Араларында укытучы булып эшләүчеләре дә бар.  Мәктәпне бетергәч, укытучыларны оныту кирәктер инде ул, бәлки. Күрәсең ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кертеп булмаган. Мин алай юкка-барга кәеф төшереп утыручылардан түгел. Сүз уңаеннан гына әйтүем.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Фото Бишнә авылы төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев