Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КЛАРА ФИЛИППОВА: "МИН КАРШЫ ТҮГЕЛ!"

Мин, һич тә, каршы түгел.  Кисен татар кызы калфакны! Зурласыннар тарихыбызны, оныттырмыйк яшьләребезне!

Татар милләтенең тарихи үзенчәлеген билгели торган ике әйбер: авылларда ачы язмышлы күпчелек халык чабата, ә шәһәр зыялы хатын-кызларга баш киемнәре - калфак, ирләр өчен затлы түбәтәй  характерлы күренеш буларак, гоеф-гадәтләребезнең мирасы, тарихи бер бизәге булып саклана. Шушы язмамны әзерләп утырганда телевизордан колакка бер яңа  хәбәрнең килеп керүе, ягъни  XXI гасырда яшәүче милләтәшләргә элеккечә, гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезне кире кайтару максатында ирләргә түбәтәй киертү, хатын-кызларга калфактан йөртү турында  Дәүләт Советы канун кабул итәчәк икән бит! Заман, мода, кием-салым ул һәр чор буынының күңел халәте һәм тормышындагы  матди мөмкинлекләреннән чыгып киенү ысулларын күңеле аша сайлый һәм  заманча матурлыкка омтыла. Йолалар һәр чорның үз модасы, үз эшләпәсе, үз чабатасы, дигәндәй, чорны аерып торган, узган тарихи үзенчәлеге булган. Алайса, йолалар һәм гореф-гадәтләрне саклау, яклау, кире кайтару, дип шәһәрдә киелә торган зыялы хатын-кызларга калфак, ирләргә түбәтәй, ә авыл халкына исә, чабатаны кире кайтаруны кануннар белән беркетеп булыр микән? Безнең демократик хокукларыбызны саклаучы дәүләтебезнең кануннарына каршы килә түгелме бу?

Уйланып бетмәгән проектка күпләп акча түгү кирәкме? Ничә тапкыр Г.Тукайның һәйкәленә конкурс шартларына игъланнар ясап, җиңеп чыгучыларны ярык тагарак янында калдырган «зыялыларга» ләгънәттән башканы әйтеп булмый. Иң кыйммәтле, шыгырдавык, ертып та булмый торган ап-ак кәгазьләрдә бастырылган, укучысын таба алмаган газет-журналларыбыз чыгаруга киткән миллионлаган халык акчасы “зыялылы”лар  бүлмәсендә тузанга аунап, идәндә ятуларын күрү бик тә аяныч. 

Әмма, яшьләребезнең эчке дөньясын, милли аңына турыдан-туры йогынты ясый торган татар мәктәпләре ябыла. Акча юк!?... Оптимизация!

Мәдәният йортлары, китапханәләр бушап калганда, мәчетләр, чиркәүләр торгызабыз, тик аларга да яшьләребез барырга атлыгып тормый. Чалбар киеп, бер кулында тәмәке, ә икенчесендә сыра эчеп йөргән ана,  янәшәсендә бала арбасы тартып барган исерек, ак үлемгә аяк баскан әтиләрнең күбәя баруына җаннар рәнҗи. Шушы хатын-кызларыбызга өскорма калфак кидереп кенә, дөнья сасысының исен туктатып булырмы икән ул?  Кануннар кабул итеп кенә түбәтәй һәм ак калфаклар киенеп йөрүне тормышка ашырырга омтылуны күз алдына китереп буламы?

Ә нишләргә соң?  Бабаларыбыз алга омтылган яшьләребезнең киләчәген күргән, кешелек дөньясы акыллы юлны, ягъни үз хезмәт итү, җитештерү ысулын, көчен, мөнәсәбәтен тудырган һәм булдырган. Бу кешелек җәмгыятенең сәнәгати яшәү кануны!

Матди-техник базаны дөрес файдалану. Байлыкны тудырган, тапкан халык арасында гомер-гомергә иң беренче үзенең яшәү рәвешенә игътибарлы булган – ул татар. Янәшә-тирәдә чисталык-пөхтәлекне кайгыртса, ә мәктәбен, клубын төзетеп яшь буынга тиешле милли аң тәрбияләүне, шул исәптән мәдәнияткә, китапка, җыр-биюгә, гореф-гадәтләргә тартылуны гомер-гомергә иң беренчел максаты итеп куйган. Тарихи чыганакларның мирасына игътибарлы, мөмкинлекләренә карап, кием-салымнарына да үзенчәлекле һәм матур камиллеккә омтылып яшәгән һәм  куелган максатка ирешү юнәлешендә югары белемле һөнәри белгечләр әзерләү булса, иң мөһиме авыл, шәһәр халкын торак белән тәэмин итү торган.

Бүгенге җитештерелгән байлыгыбыз, чагыштырмача, максатчан дөрес юнәлештә, әрәм-шәрәм ителмичә, халкыбызның аңына-күңеленә, теленә матурлык, рухына җылылык тәрбияләүдә мөмкинлекләр милләтәшләребезне канәгатьләндерәме? Республикабызда халыкка милли-мәдәни хезмәт күрсәтүче дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларыбыз аз түгел, алар үзләренчә хезмәт күрсәтәләр. Әмма милләттәшләребезгә аңлашылган, файдасы һәм нәтиҗәсе куанычлы милли проектлар җитәрлек түгел. Югары белем алгач, чит илләргә сыенып, савыт-саба юучы, урам себерүче, шофёр һ.б. хезмәтләргә ялланып булса да эшләүне өстенрәк күргән яшьләребез үз туган җирен, телен оныттырырга мәҗбүр ителәләр.

Үзебездә яшәп тә, йортсыз-җирсез, үз туган йортында тормыш корып яшәү мөмкинлеге булмаганнар өчен хезмәт белән дә тәэмин итү соңгы елларда онытылды. Нәтиҗәдә, эшсез, тораксыз, тәҗрибәсез яшьләребезгәкараюллар ачыла.

Югарыда санап киткән милли аң һәм рухи азык бирергә тиешле дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның коррупциягә батып, яшь буынны өметсезлеккә өндәүче буларак, төшенкелеккә батканда саламга таянып яши бирәләр. Әмма, Халык белән Аллаһыны алдап булмаганны нигезле аңлаган, югары әхлакка ия, зыялы шәхесләребез бүген алар бармы?

Ә зыялы кешеул үз мәнфәгатен кайгыртмыйча, милләт өчен көрәшүче, белемле, юридик әзерлекле, әхлакны белгән, ачык күзле, кыю, хөсетсез бер татар баласы, туар, үсәр, Татарстаныбызга хезмәт итәр”,- дип язып калдырды безгә Мөхәммәт Мәһдиев.

Шушы тирән акыллы сүзләрне истә тотып, Яшел Үзән урыслашкан район булса да, урыс милләтендәгеләр ярдәменә таянып татарларның милли аңын тәрбияләүдә йөздән артык мөһим проектлар булдырып, авылларда һәм шәһәрләрдә милләттәшләребезнең активлашуын һәм аларның матур

нәтиҗәләрен күреп куансак та, безне читләштерүнең файдасын тоючы, хөсетзыялыларны”, кызганычка каршы күбрәк очратабыз.

Мисал да китерсәк, тагын да аңлашырбыз. Районыбызда иң зур проект, 2012 - 2016 елларга Г.Тукайның 130 еллык юбилеена комплекслы план төзеп, муниципаль районы башкарма комитетында раслап, эш комиссиясен төзедек. Г.Тукайның туганнары яшәгән Яшел Үзән районы Түбән Урысбага җирлегенә кергән, Бәчек авыл зиратында, каберлекләрен тапкач, чит җирләрдән, республикабыз районнарыннан туганнарын табып, җыеп берничә тапкыр очраштырсак та, республика җитәкчелегенең бер-ике йогынтылы “зыялы”лары тарафыннан инкарь ителүебезне ишетеп җаннарыбыз рәнҗеде.

Югыйсә, 1986 елдан бүгенге көнгә кадәр милли зыялылар әзерләүдә өч төп юнәлештә планлы һәм матур эшләр башкарыла.

Беренчесе, районыбызда ике теллелекне кануннарга туры китереп, хезмәт күрсәтү һәм ата-бабаларыбызның югалган гореф-гадәтләрен кире кайтару;

Икенчесе, милләтебезнең бөек улы шагыйрь Г.Тукай иҗатының мирасын өйрәнү һәм мәңгеләштерү;

Өченчесе, авылларыбызда күренекле милли шәхесләребезнең туып-үскән, кендек каны тамган туфрагында музей-экспозицияләрен булдырып, авылларны саклап калуга юнәлтү һ.б.

Балаларыбызны китап укырга, биергә, җырларга, шигырь сөйләргә өйрәтә тоган түгәрәкләр оештырып милли-мәдәният, спорт дөньясына алып керерлек кануннар, кирәк түгелме икән? Өч яшьлек баланы дөрес тәрбия бирергә теләгән ата-аналардан төрле түгәрәкләргә өйрәтү өчен зур акчалар таләп ителүгә каршы канун булса, бер ун елдан телне үстерү, йолаларыбызны кире кайтару өлкәсендә уңай чишелешләр туар иде.

Өске кием – ул һәр шәхеснең күңел көзгесе, эчке рухи, мәдәни карашларын кануннар белән түгел, ә аларны тәрбияләргә кирәкле булган максатчан, уңай һәм матди шартлар булдыру, кешелек дөньясының элек-электән үк төп бурычы саналган.

Клара Мәрдан кызы Филиппова,

Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәге җитәкчесе.

2016 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу бит 2016 нче язма

    Теги: