Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әкият яздык һәм иң көчле унлыкка эләктек!

5 нче гимназиянең җиденче сыйныф укучыларының "Әйдәtat" командасы "Этник төрлелек - Россия көче!" Бөтенроссия конкурсында катнашып, мактаулы дүртенче урын алды.

Катнашучылар аз булмаган, Россиянең барлык шәһәрләреннән, шул исәптән Татарстаннан да барлыгы 300 команда. Анда Яшел Үзәннең берничә мәктәбе укучылары да катнашты. Конкурс өч этапта узып, 5нче гимназия командасы супергерей вепсмен - милләтләр сакчысы турында әкият иҗат итеп, жюри әгъзаларына бик ошады.
Алар һәм аларның педагоглары Айгөл Гатауллина һәм Эльвира Хәйретдинова милләтара тынычлыкны ныгыту буенча актив эшләре өчен Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Ә аларның әкиятләре (ун җиңүченең берсе) "Заманча милли әкиятләр җыентыгы" басмасында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев