Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Китапханә иҗат белән яши

Норлат авылы китапханәсендә, узып баручы Театр елы уңаеннан, «Бар дөнья да театр» дип исемләнгән фотозона ачылган.

Ул татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулуга багышланган.
– Аның иҗатына, шәхесенә хөрмәт, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән китап күргәзмәсе ясадык. Аны карап Г.Камал тормышы, иҗаты белән танышырга, Камал театры артистлары турында белергә була. Шулай ук, театр атрибутлары да фотозонада үз урыннарын тапты. Аларны киеп фотога төшәргә, пианино, гармунда уйнарга да мөмкин. Безнең фотозонабызга рәхим итегез! – ди китапханә мөдире Алсу Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев