Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Китап" - бай зәвыклы кешеләр өчен

Машина йөртүчеләрнең 88 проценттан артыгы радионы еш кына яки даими рәвештә автомобильдә тыңлый һәм мин шуларның берсе. Ләкин ачу китергеч мәгънәсез рекламаның чиксез санда булмаган дулкынны табу кыен, соңгы вакытка кадәр миңа бу мөмкин дә түгел кебек иде. Ләкин...

Хәтерлисезме, бер ай элек кенә без социаль челтәрләребездә "Китап" радиосы турында материал бирдек. Йәле, минәйтәм, тыңлап карыйм әле. Дуслар, әгәр сез рекламаны бик тә аз күләмдә һәм моңлы җырлар яңгыратучы татар радиосын эзләсәгез, сезгә 98,6 FM дулкынын табарга кирәк. Әгәр дә инде шигърият һәм күңелләргә үтеп кереп йөрәгегезне яулап алырлык әсәрләр яратасыз икән, “Китап” чынлап та сезнең өчен.
 

Сүз башым нәрсәгәме? Бу сишәмбедә "Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм әдәби программалар мөдире Гөлинә Шәйхи белән ТАТМЕДИАда оештырылган матбугат конференциясендә аралаштык. Иҗат җимешләре ошагач, һәрвакытта да авторлары белән якыннанрак танышасы килә. Һәм, мәсәлән, Алмазның чит ил фильмнарын (бик сирәкләреннән кала) бөтенләй яратмавын белдек, чөнки алар безнең менталитетка бөтенләй туры килми. Ә кайнар холыклы Гөлинэ Шәйхи “Кем арбасына утырсам да, үз җырымны җырлыйм” дигән девиз астында яши бирә.

- Гөлинә, гомумән, бик кызыклы кеше, - дип ассызыклый Алмаз Миргаязов, - холкы буенча аны күндерү бик кыен һәм безнең эштә шундый кешеләр кирәк тә. Чөнки иҗат эшендә сугышып-талашып үз фикереңне белдерү яхшы. Алардан башка алга таба үсеш тә булмас иде дип уйлыйм.


Матбугат конференциясендә яңгыраган йөзләгән сорау һәм җавап арасында исемдә калган, шәхсән минем өчен тагын бер кызыклы факт – ул да булса, үземнең французларча килеп чыга һәм тиешенчә әйтә алмаганлыктан кеше алдында оялта торган “р” авазым белән дә радио дикторы ролендә бәхетемне сынап карый алуым.

- Бездә «Курай» радиосында Мостафа Маликов бар иде, - дип сөйли “Китап”ның редакторы. – Ул “р” хәрефен әйтә алмый иде – һәм бу үзенчәлек шундый тансык, рәхәт. Шуңа да мишәр диалектлы, сөйләмдә башка үзенчәлекләре булган кешеләр рәхәтләнеп радиода алып баручылар булып эшли ала.


Норлат районыннан Гөлназ Хәсәншина биргән: “Күз алдына китерик, урамда 2051нче ел. 30 ел дәвамында сезнең радиода шул ук хезмәткәрләр эшли һәм авыз тутырып: «Мин «Китапка» гашыйк" дип әйтә. Бу чынлап та шулай булсын өчен коллективта куелган өч шартны атагыз”, - дигән сорау иң үзенчәлекле булып чыкты.

- Бик мәгънәле соравыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм һәм соравыгызда яңгыраган беренче шарт итеп, актуаль булуның мөһимлеген атар идем, - дип җавап тотты Алмаз Миргаязов. – Кайбер мәгълүмат чаралары 20, 30 ел ничек булган, шул хәлдә катып калганнар, алай ярамый, актуаль булырга кирәк. Икенче принцип – аудиторияне югалтмау, алар белән һәрвакыт аралашып, сезне тыңлаучы, укучы кешеләрнең кем икәнен, аларның кайдан булуын, яшен һ.б. белеп тору. Һәм инде өченчесе – һәр эшләгән эшне тырышлык белән, җиренә җиткереп башкару.

Алмаз санап киткән икенче һәм өченче принципларның безнең редакциядә тулы көчендә эшләвен уйлап, киләчәгебез бар икән әле дип, эчемнән шатланып, Аллаһка шөкер иттем.

Минем: “Сез нәрсәне сайлар идегез: башка беркайчан да музыка тыңламаунымы әллә уку сәләтен югалтунымы?” – дигән соравыма, Алмаз да Гөлинә дә, алар өчен зәвыкның өстен булуын нигезләп, укуны сайлауларын әйттеләр.

- Шигырьләрдән башка сулап буламы? – дип, гаҗәпләнде Гөлинә. Һәм бу җаваплар йөрәгемә май булып ятты.


«Китап» радиосы һәм анда эшли торган кешеләргә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре белән сугарылган фактлар һәм җаваплар әле бик күп булды. Алмазның хезмәткәрләрен сайлаганда иң беренче игътибар итә торган нәрсәсе – әлеге кешенең эшлисе килү теләге (аның эшләргә теләге минем өчен иң зур сәләт), дигән гыйбарәсе күп нәрсәне аңлата.

Милли һәм уникаль радиога уңышлар телим. 30 – 40 елдан соң бу радио һәр «чәйнек»тән яңгырасын һәм бөтен дөньяда популяр булсын, чөнки безнең зәвыклы татарларыбыз бөтен җир шары буйлап сибелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

154

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч, Ильсия кызым. Тынлап карарга кирэк эле, бик тэ кызыксындырдын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Голинэнен шигырьлэрен БИК яратып укыйм... Бу радио турында ишеткэнем юк иде эле. Табып карарга кирэк эле. Рэхмэт!