Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кириенко Татарстанны креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча лидер төбәк дип атады

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, креатив индустрия төбәкләр үсеше өчен җитди ресурс булып тора.

Татарстан креатив индустрияләргә ярдәм итү өлешендә лидерлар рәтендә. Бу хакта РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Сочида "Яңа вакыт өчен көчле идеяләр" форумында белдерде.

"Креатив индустрияләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларының тулы бер җыелмасы булырга мөмкин. Мондый аңлауның федераль дәрәҗәдә генә түгел, төбәкләр дәрәҗәсендә дә булуы бик мөһим. Мәскәү, Ханты-Манси АҖ, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасы хокукый шартлар, креатив индустриягә ярдәм буенча кануннар формалаштыруны кайгырткан беренче төбәкләр булды. Башка төбәкләр дә актив тартыла", - диде Кириенко.

Аның сүзләренчә, креатив индустрия - төбәкләр һәм тулаем ил үсеше өчен җитди ресурс. Бу керемнәрне һәм салым базасын үстерү мөмкинлеге.

"Россия өчен бу мөмкинлекләр. Без гадәттәгечә креатив яктан көчле", - дип ассызыклады Кириенко.

Сочида бүген Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс Фонды оештырган "Яңа вакыт өчен куәтле идеяләр" форумы ачылды. Форумның максаты - инициативалы кешеләр бергәлеген формалаштыру һәм икътисадны һәм социаль өлкәне яңадан көйләргә, ил үсешенең технологик стратегиясен булдырырга, шулай ук, үз идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашыруга керешергә әзер булган командалар оештырырга ярдәм итәчәк 100 көчле идеяне берләштерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев