Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү тәртибе билгеле булды

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслады. Бу хактагы мәгълүмат Россия ведомствосы сайтында урнаштырылган.

Эш көне булмаган бәйрәм көннәренә туры килә торган 5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә һәм якшәмбе) 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерү күздә тотыла. Моннан тыш, 23 февральдәге ял көне (шимбә) 10 майга (җомга) күчереләчәк.

Нәтиҗәдә, киләсе елда түбәндәге көннәр ял һәм бәйрәм көннәре булачак: 2018 елның 30 декабре – 2019 елның 8 гыйнвары, 23-24 февраль, 8-10 март, 1-5 һәм 9-12 май, 12 июнь һәм 4 ноябрь.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев