Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе атнада ял көннәре эш көннәренә караганда күбрәк булачак

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында ноябрь башында ничек ял итәчәгебезне сөйләделәр.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял булып тора.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәре турында» ТР Законы нигезендә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне - эш көне булмаган бәйрәм булып тора.

Шулай итеп, 5 көнлек эш атнасында 4 һәм 6 ноябрь - ял итәбез. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев