Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Килдегезме, балалар, әйдәгез, әйдәгез»

Һәркемнең күңел түрендә иң якты, җылы хисләр белән искә алып, еллар узгач та сагынып сөйли торган кеше ул-беренче укытучыдыр ,мөгаен!

Әйе, бүгенгедәй хәтердә, беренче сентябрь көнне дус кызым, булачак сыйныфташым Фәүзия белән җиденче сыйныфта укучы Зәйтүнә апама ияреп мәктәпкә килгәнебез. Мөләем йөзле, сабыр, тыйнак укытучыбыз Тәлига апаның җылы итеп:" Килдегезме, балалар, әйдәгез, әйдәгез", диеп, безне әниләрчә каршы алуы. Менә без янә, бик күп еллардан соң, кабат укытучыбыз белән "очрашуга" җыелдык,тик, үзе белән түгел, ә аның тормышын, сугыш елларын сүрәтләгән фотолар, истәлекләр аша искә алу өчен. Кырык елга якын гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган хезмәт һәм сугыш ветераны Тәлига Рәхмәтулла кызы Нурмиеваның хәтер кичәсен шуңа да Норлат урта мәктәбендә уздырылуы гаҗәп түгел. Ике елдан артык Мәскәүне дошманның һава һөҗүменнән саклау өчен оештырылган зенит-артиллерия полкында хезмәт итә ул. 1944 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле кайтарып җибәрелә, бу вакыт тормыш иптәше Закир да яраланып, икенче төркем инвалид булып кайткан була. Тормыш дәвам итә, Тәлига апа янә үзенең яраткан эшенә, мәктәпкә эшкә килә.Хәтер кичәсе " Ян, йолдызым, ян!", дип исемләнгән видео-презентация белән башланып китте. Сугыш темасын тыныч кына, күз яшьләрсез карап, тыңлап булмый, оештыручыларның ныклап, уйлап эзерләнгәннәре, чараны сугыш вакытындагы җырлар белән бәйләп алып барулары , Тәлига апаның балачагыннан алып яшьлек елларын, ире Закирны сугышка озату күренешләрен сәхнәләштереп уйнаган укучыларга, бары тик Афәрин, диясе килә.Әлеге чарага Тәлига апаның улы белән килене , оныклары, оныкчыклары да кунак булып килде. Килене Фирдәүсә ханым:"Әни бик тә аралашырга, сөйләшергә ярата иде. Бик күп китаплар, газеталар да укый иде. Соңгы елларда бергә яшәдек, гел ,"Әйдә, утыр, әле, эш качмас, диеп, язган шигырьләрен укып, истәлекләр сөйли, иде", диеп искә алды. Улы Айрат әнисенең Җиңү бәйрәмендә генә кия торган орден-медальләре тагылган костюмын, барлык рәсми документлары белән бергә мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена тапшырды."Әни мәңге яшәр кебек иде, китеп барасын уйламадык та", диеп сөйләде. Әниләрен хөрмәтләп хәтер кичәсе уздырулары өчен мәктәп җитәкчелегенә, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Чарага ямь өстәп, дәү әниләренең матур, моңлы тавышы күчкән оныгы Айнур, оныкчыгы Нурлан Нурмиевлар җырлавы булгандыр. Әлеге патриотик рухтагы искә алу кичәсе кабат күңелләрне кузгатты, мәктәп еллары, кара бөдрә чәчле укытучым һәм без, аның егерме дүрт укучысы. Мәктәптә узган чараның зыялы, мәгънәле, тетрәнерлек итеп башкарылган һәрбер номеры, дус, тату коллективның бердәм булып чыгыш ясаганы горурлану һәм соклану уятты. Рәхмәтнең иң зурысы әлеге чараны оештыручы ветераннар советы рәисе Роза Ягудинага, "Җырлы күңел" төркеменә, "Поиск"клубы членнарына, барлык укучыларга, укытучыларга, авыл җирлеге хезмәткәре Камил Шәкуровка һәм мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллинга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X