Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәк буын үрнәк алырлык булсын

Исәнмесез, «Яшел Үзән»не яратып укучылар. Кече  Ачасырда яңа гына ачылган һәйкәл турында укыгач, бераз борчылган идем. 12 июль санын кулыма алгач, мин дә күңелдәге сүзләрне язып үтәсем килде. 

Аның үлеп калганы да, кайт­каны да ул вакытта сугышка дип, гаиләсен, әти-әнисен, сөйгән ярлары белән хушлашып киткән. Әле аларның җырларын да халык телендә: «Әллә кайтам, әллә үләм, сау булыгыз, туганнар», – дип бик озак җырладылар. Барысына да үләргә димәгән бит, гомере бетмәгәне кайтты. Авылдашыбыз Фәрит Гыйсмәтуллинның яхшылык­ларына, эшләгән эшләренә карата, үзеңнең башкага хәлең килмәсә, телеңне тибрәтмәсәң, яхшырак булыр иде. 
Элек авылыбызда ике кое бар һәм чишмәләре дә күп иде. Барысы да юкка чыкты дисәң дә була. Рәхмәт, Фәрит әтисе белән киңәшеп, үзләре урамындагы коены яңартырга булды. Бик күп чыгымнар белән, техниканы эшкә җигеп, коены яраклы хәлгә китерделәр. Аңа да әле: «Үз урамындагы коены ясады бит», – дип сүз әйтүче табылды. Ә кирәге чыккач, өендә суы беткәч, барысы да шушы коега чапты. 
Бер уңайдан урам башындагы чишмәне дә төзекләндерү өчен җиң сызганып эшкә кереште. Һәм чишмәгә дә барыбыз да шатланырлык итеп җан өрде. Суы тәмле, үзе ямьле дип рәхмәтләр генә әйтәсе калды. Инде тынгысыз йөрәкле авылдашыбызның күңеле зират капкасына төште. Аны да ялт итеп зур капка белән бизәп куйды.
Аннан эч пошыргыч тагын бер проблема бар иде. Бакыйлыкка күчкән авылдашларны 1,5 чакрым юл аша илтә идек. Кышын юлларны кардан ачтырырга кирәк, ә җәен балтырган үләнен сүгә-сүгә барып җитә идек. Булганнан бар да була диләрме әле?! Күпер салынды. Мондагы хезмәт кеше ышанмаслык. Күпергә җиткәнче машина белән төшәрлек итеп, киң юл җәелде. Аллаһка шөкер, күперле дә, юллы да булдык. 
Авылыбыз уртасында элеккеге мәчет урыны бар иде. Авылда иман йорты булмау күрәсең Фәрит Равил улының да күңеленә тигәндер. Аның бу фикерен ишеткәч, күпләр булмас, кеше ышанмаслык эш бит бу дип икеләнгән иде. Монда да үзен сынатмады. Авылдашлары ярдәме һәм үз тырышлыгы белән мәчетле булдык. Авылыбызның ямен арттырып, әти-әниләребезне, туганнарыбызны бәйрәмнәрдә искә алыр өчен барыр урын булу нинди сөенеч. 
Элек авылыбызның бер читендә күл бар һәм  өлкәннәр аны изге урын дия иде. Еллар үтү белән күл дә юкка чыкты, агачлар арасында сулы туфрак ярдәм сорап ятты. Һәм, ни­һаять, күлебезгә дә чират җитте. Астарак түгәрәк күл пәйда булды, ә өскәрәк менгәч, матур гына чишмә чылтырый, улагы да бар. Суын эчеп, битләребезне юдык, рәхмәтләребезне әйтеп, өйгә алып кайтып чәй кайнаттык.
Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: күңелен биреп эшләгән кешенең хәтерен калдырмагыз. Ә ул тырышканда сез дә әзер булыгыз. Без бит монда туган, монда яшибез бит әле. Белмибез күпме. Киләчәк буын бездән үрнәк алып яшәрлек булсын! Сөенәм, авылым ямьләнә, матурлана. Һәм Фәрит кебек авылдашларыбыз булганда яши әле туган авылым!

Фәрдүнә әбиегез.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев