Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кичә, 9 гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Петрович Лазарев туган көнен билгеләп үтте

Аңа 99 яшь тулды.

Әлеге истәлекле вакыйга белән аны «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Яшел Үзән җирле бүлеге активистлары котлады. Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм иминлек теләделәр.

Николай Лазарев - Бөек Ватан сугышы һәм "ПОЗиС" АҖ ветераны, Татарстанның беренче суыткычы җыелган җитештерү белән җитәкчелек иткән, Яшел Үзәннең мактаулы гражданины.

1947 елдан башлап, 43 ел дәвамында Николай Петрович үз хезмәте белән туган предприятиесе үсешенә саллы өлеш кертә. Игелекле, шат күңелле, хезмәт сөючән. Күпьеллык тәҗрибәсе һәм югары һөнәри осталыгы - аның белән эшләүче кешеләр өчен һәрвакыт югары күрсәткеч булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев