Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибетләрдә сатылучы бананнарда куркыныч бар

Табиб Григорий Конев россиялеләрне читтән кертелгән бананнарны сатып алу һәм аларны кулланудан баш тартырга чакырды.

Аның сүзләренә караганда, Россиягә озатыр алдыннан әлеге җимешнең “гомерен“ озынайту өчен, аны Е230, Е231 һәм Е232 фенол химикатлары белән эшкәртәләр. Ә алар зарарлы гына түгел, иң мөһиме, аңарда канцерогеннар (кеше яки хайван организмында яман шеш барлыкка килү ихтималын арттыра торган фактор) да бар икән. 
Медик аңлатканча, фенолның организмга аз гына эләгүе дә, онкология авыруларының үсешен китереп чыгарырга мөмкин. 
Әлеге куркынычны киметү өчен, Конев бананнарны куллану алдыннан ныклап юарга киңәш итә. Шул ук вакытта балаларга бу җимештән бөтенләй баш тартырга кирәк, чөнки аллергиянең төрле формалары барлыкка килү куркынычы зур, дип ассызыклый табиб. 
Шулай ук бананнарны диабетикларга ашарга ярамый, дип хәбәр итә Конев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев