Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибетләр шешә җыя башлаячак

Сез шешә җыеп тапшырган чакларыгызны хәтерлисезме? Кайчандыр бер шешәне 12-20 тиенгә сатып, ипи-сөтлек акча юнәтеп була иде. Әйбәт иде: шешәләр дә урам тутырып аунап ятмый, сиңа да ниндидер файда.

Баксаң, шешә җыеп тапшыруны кире кайтарырга уйлыйлар икән бит. Мондый эшлекле тәкъдим белән «Гадел Россия» партиясенең Дәүләт думасындагы фракциясе җитәкчесе урынбасары Олег Нилов чыккан. Бу гамәл кабаттан эшкәртергә мөмкин булган чүп-чарны җыю культурасына өйрәтергә тиеш. Шундый культурасы булган күп илләрдә чүпнең 80 проценты яңадан эшкәртелә.
Россия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев пластик һәм пыя­ла шешәләрне махсус урнаштыру тәртибен кайтарырга кушкан. Табигый байлыклар һәм экология, Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисади үсеш министрлыклары, бу мәсьәләне өйрәнеп, Дәүләт думасына тәкъдим әзерләргә тиеш.

Шушы елның азагында шешәләр кабул итү пунктлары эшли башларга тиеш. Бер шешә 5-7 сум торыр дип фаразлана. Премьер-министр урынбасары Александр Жуков кул куйган башлангыч проектта хәбәр ителгәнчә, аларны азык-төлек кибетләре җыярга тиеш булачак.

Кызыл Таң

Фото: Газета.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев