Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибет белән сатучыларның да үз җае бар

– Мин кибеткә браклы аяк киеме буенча дәгъва яздым. Нинди вакыт аралыгында алар миңа җавап бирергә тиеш? Минем нинди хокукым бар? Сатучы әйтә, акчаны кире бирмибез, ә аяк киемен йә ремонтлыйбыз, йә алмаштырабыз, ди. Бу дөресме?

– Сезнең очракта, нишләргә икәнен кибет түгел, үзегез сайлыйсыз. Нинди дә булса карар кабул итәргә сезне сатучы да, кибет администрациясе дә мәҗбүр итә алмый. («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законы).
Кибет белән сатулашканда белергә кирәкле моментлар бар. Мәсәлән:
Сатып алынган товар акчасын, сезнең+ дәгъва кабул ителгәннән соң 10 көн дәвамында кайтарылырга тиеш;
Кибет товарны 20 көн эчендә алыштырырга тиеш. Әгәр дә бу срок бозылган икән, сез һәр соңарган көн өчен товар бәясенең 1 проценты күләмендә неустойка түләтергә хокуклы. Шулай ук, кулланучылар хокукын бозган өчен билгеләнгән санкцияләр турында да кибетчеләрнең исенә төшерә аласыз. Неустойкадан кала әле:
Сыйфатсыз товар сатып, кулланучыга ясалган зыянны каплау;
Сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен штраф;
Кулланучы таләбен үз теләге белән үтәүдән баш тарткан өчен штраф кебек җәза төрләре дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: