Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХӘЗРӘТТӘН ҖАВАП

– Ирем башка милләттән, улым чукындырылмаган да, сөннәткә дә утыртылмаган. Исемне мулла да кычкырмаган. Бәлки, ул үскәч динне үзе сайлар. Ә бүген ничек бар шулай яшәргәме?

– Юк, Пәйгамбәребез әйтә, һәр бала туганда ук иман белән дөньяга килә, дип. Һәм бала үскәч үзе сайлар әле дигән сүз дөрес түгел. Ул бит тәрбия алып үсә. Ни өчен соң без 7 яше тулуга балаларны мәктәпкә илтәбез. Үскәч, укырга кирәкме, юкмы икәнен үзе карар дип әйтмибез бит. Пәйгамбәребез балаларны 7 яшьтән намазга өйрәтергә куша, ә пенсиягә чыккач түгел. Шуңа да ире каршы булмаса, мәчеткә килеп, азан әйтеп, исем кычкыртырга кирәк. Бу безнең җәмгыятебез өчен бик катлаулы сорау. Аннан мөселман динендә булган ир-атка христиан һәм яһүди динендә булган хатын-кызга өйләнергә ярый, ә хатын-кызлар бары мөселман динендә булган ир-атка гына кияүгә чыга ала.


– Урысларда чиркәүгә кереп, үз проблемаларыңны сөйләп, киңәш сорау гадәте бар. Ә бездә татар кешесе, дин тотмаса, мәчеткә кереп, үз эчендәген сөйләп, бушана аламы?
– Исповедь дип атала инде ул, Ислам динендә андый нәрсә юк. Әмма киңәш сорап, имамнарга, муллаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Муллалар бит алар шуның өчен дә билгеләнгән кешеләр.
– Кайсы вакыт коръән мәҗлесләрендә коръән һәм вәгазьне, шулай ук амин иткәндә теләкләрне бик озак укыйлар. Табын артында төрле кеше утыра: яше дә, олысы да. Кем өчендер болай озак утыру җәфага әйләнергә дә мөмкин. Коръән һәм вәгазь укуның бер тәртибе бармы?
– Укыган һәр хәреф өчен 10 савап, ләкин син халыкның хәлен дә аңла, күздә тот. Укыган коръәннең татарчасына, аңлаешлы телдә тәрҗемә итеп сөйлә. Менә ул вакытта алар вәгазьләнеп, җаннарына азык алып, дәртләнеп кайтып китәр. Халыкны ялыктыру, нәфрәт уяту дөрес түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам Яшел Узэн Дин Мәчет йолалар имам хәзрәт