Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәвефләрсез яшик!

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә куркынычсызлык, иҗтимагый җавап кайтару һәм 2021 елга нәтиҗәләр ясау – болар һәм башкалар турында Яшел Үзән муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында фикер алыштылар.

– Безнең гражданнарның, бигрәк тә балаларның иминлеге – төп бурыч. Быел Казанда һәм тулаем ил буенча фаҗигале вакыйгалар булды, алар турында без тетрәнеп искә алабыз һәм безнең бурыч – районда мондый очракларга юл куймау. Бу эштә иң төп ярдәмчеләребез – авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек, һәрберебез уяу һәм җаваплылык күрсәтеп, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә һәм яныннан битараф узмаска тиеш, – дип билгеләп үтте комиссия рәисе, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев.

 

Докладлар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының ЯҮМР буенча бүлеге башлыгы Айрат Ханбиков, район мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева, ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лукаков чыгыш ясады.

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында Яшел Үзән шәһәрендә һәм районында полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында мобиль төркемнәр көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Әгәр сез хокук бозу, террорчылык һәм экстремизм актларын үткәрүгә әзерлекнең шаһитлары булсагыз, кичекмәстән Яшел Үзән полициясе кизү бүлегенә 8(84371) 4-47-04, 8(84371) 4-39-21 телефоннарына шалтыратып, хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев