Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуш киләсең, Рамазан ае! Аллаһ Тәгалә мәгъфират капкаларын ача, иманыбызны ураза тотып, хәерле гамәлләр кылып ныгытыйк!

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүген иң изге һәм мөбарәк айларның берсе – Рамазан башланып китте. Бу ай 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Ягъни 23 май изге айның соңгы көне булып, 24ендә Гает бәйрәме билгеләп үтелә.

Быелгы Ураза аеның бөтен илләрдә санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең начарайган вакытына туры килүе һәм үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, мәчетләрдә җыелып намазлар укуда һәм мәҗлесләр уздыруда чикләүләр булса да, мөселманнарга үз өйләрендә фарыз гамәлләрне үтәү мөмкинлеге чикләнмәгән. Әлеге айда ураза тоту һәр мөселманга тән һәм җан пакълегенә ирешергә мөмкинлек бирә. Коръәндә бу көннәр хакында «санаулы көннәр» дип әйтелгән. Шуңа күрә 30 көнлек бүләкне безгә тиешле дәрәҗәдә уяу булып, кулланып калырга кирәк. Бу ашау-эчүдән тыелып тору белән генә аңлатылмый. Монда иң зурысы – гөнаһлардан тыелу. Әгәр Рамазан аена кереп тә, кеше гадәти гөнаһларын калдырмаса, аның уразасы файдасыз булыр. Аның төп мәгънәсе – тәкъвалык ка ирешү.

Рамазан аеның тагын бер зур дәрәҗәсе бар. Башыннан ахырына кадәр изге ният белән ураза тотучының гөнаһлары кичерелер, диелә хәдистә. Рамазанның соңгы ун төннәренең берсендә Кадер кичәсе килә. Әлеге кичә 1 мең айдан да хәерлерәк, диелә Коръәндә. Шушы вакытка туры килгән догалар кире кайтарылмас. Һәр кешенең бер еллык тәкъдире язылыр. Бу кичәне ничек үткәрсәң, киләсе елларың да шундый булыр. Хөрмәтле дин кардәшләребез! Барыбыз да бирелгән шушы олугъ бүләкне матур һәм савап лы итеп үткәрик!

Әгәр дә моңа кадәр ураза тотмаган булсак, быел башлап җибәрик. Коръән китабын күбрәк укыйк! Белмәсәк, тырышып өйрәник! Укылган һәр хәреф өчен ун савап языла. Рамазан аенда, һәркайсыбызга, Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булсын! Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев