Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуш кайттыгыз, хаҗи-хаҗияләр, корбан ашына рәхим итегез!

Өченче тапкыр хаҗ кылып, дүртенче тапкырына кызы Ләлә ханымны да алып барган Тәнзилә Әхмәтҗанова 80 яшен изге сәфәрдә каршы алган.

Тәнзилә-хаҗия өчен икеләтә шатлык булса, башкалар өчен дә бу көннәр  гомерләрендә иң зур вакыйгаларның берсе. Ә андыйлар, Яшел Үзән төбәгеннән хаҗ сәфәре кылучылар,  егермедән артык булган. Бу төгәл саннар түгел, чөнки Яшел Үзән мөхтәсибәте аркылы  бармаучылар да бихисап.
– Элек хаҗиларны кулда гына йөрткәннәр, – дип ассызыклады Габделхәмит хәзрәт  тарихи мәчеттә үткән корбан ашында.  Шулай,  шушы изге  урынга җәяү  яки ат белән дә барып кайтып, калган гомерен исламны ныгытуга  багышлаган, яшәү рәвешен башкаларга өлге итеп куйган  шәхесләр  турында легендалар йөри.
Хәзер хаҗга барып  кайтуның әлләни авырлыгы юк шикелле, калебең, рухың әзер булса, транспорт йөреп-очып тора,  кунак булып  кына йөрисең. Әмма шулай булса да, хаҗга барып кайткан һәркем безгә бик кадерле. Яшел Үзән мөхтәсибәте, Фәрзәнә Хәлиуллина җитәкчелегендәге «Мөслимәләр»  оешмасы  аларны ел саен көтеп алып, шөкер кылып, зурлап каршы  ала. Бу юлы да шулай булды – корбан ашына чакырып, кунак иттеләр, Фәрзәнә ханым аларның һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырды.
Әнә алар табын түрендә  балкып утыра! Берничә көн генә  күрешмәсәләр дә, сагынышканнар – сөйләшеп  сүзләре бетми, туганлашып беткәннәр. Тик Габелхәмит хәзрәтнең йөрәкләргә  үтеп керерлек моңлы догалары аларны тиз туктатып, күңел түрләренә мәңге уелып калачак  хатирәләргә оерга мәҗбүр итте –  Әй Аллаһым, шушы изге   урыннарга аяк бастыруың, зәм-зәм суларын авыз иттерүең өчен  мең рәхмәтләр үзеңә!
Корбан ашы... Тарихи мәчеттә уздырылган  мәҗлесләрдә  еш катнашырга туры килә. Асия ханым  җитәкчелегендә әзерләнгән бәйрәм табыннарына нинди генә нигъмәт-сый куелмый! Ул пешергән бәлешләр ашап туйгысыз булса да, куллар  корбан итенә  үрелә. Әй Ходаем, чалган корбаннарын, кылган  хаҗларын кабуллардан кыл да ил-көннәребезгә тынычлык бир!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев