Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуҗалыкта ярап куяр…

1. Бәдрәфтәге начар исләр. “Ершик” савытына аз гына нинди дә булса хуш исле юу, чистарту чарасы салсагыз, начар исләрдән котылырсыз.  

2. Ашханә приборларында күгәрек һәм башка каткан матдәләр. Аларны лимон согы ярдәмендә җиңәргә була. Ярты лимон белән яхшы итеп кашык, пычак һәм чәнечкеләрне эшкәртегез дә берникадәр вакытка калдырыгыз. Аннары агып торган су астында юып, чиста йон чүпрәк белән сөртегез.

 

3. “Тавышлы” әрҗәләр. Әгәр дә ачып япканда шудырылмалы ящиклар чыгарган тавыш эчегезне пошыра икән, шкафның эчке стенасына нәзек кенә кайнар җилем тасмасы сылагыз.

 

4. Универсал чистарту чарасы. Аш серкәсе белән савыт-саба юа торган сыекча катнашмасы – өйдәге барлык төр пычрак белән көрәшү өчен менә дигән чара. Мондый эмульсия махсус көнкүреш химиясен сатып алу чыгымнарыннан да коткарачак.

 

5. Чиста тәрәзәләр. Тәрәзә юу – катлаулы һәм туйдыргыч эш. Крахмаллы су пыяладагы пычракны да яхшы бетерә, эзләр дә калдырмый. 1 литр суда бер аш кашыгы крахмалны эретеп, барлыкка килгән катнашма белән тәрәзәне ышкырга. Юеш чүпрәк белән юып, корытып сөртергә.

 

6. Лакланган өслекләрдәге тузан. Полировкаланган һәм лакланган мебельне беркайчан да юеш чүпрәк белән сөртмәгез. Андый өслекләрдәге әшәке белән көрәшү өчен бары тик коры фланель, сукно яки махсус тастымаллар (салфетки) кулланыгыз.

 

7. Тирләүче пыяладан чара. Глицерин һәм спирт катнашмасы моның белән көрәшүнең иң нәтиҗәле чарасы. Әлеге эмульсия тәрәзәләрне озаграк чиста тотарга да ярдәм итәчәк. Мондый рецепт салкыннар һәм ягулык сезоны алдыннан бигрәк тә актуаль.

 

8. Күхня сөлгеләре. Алар яхшырак агарсын дисәгез, машинага салыр алдыннан уксуслы җылы суда тотыгыз.

 

9. Ялтырап торган тоткалар. Өй җыйганда ишек тоткалары турында да онытмагыз. Аларга бик күп төрле бактерияләр утыра, ә таплар, бармак эзләре күзгә ташланып тора. Шуңа күрә, атнага бер булса да ишек, шкаф тоткаларын махсус салфеткалар яки спирт катнашмасы белән сөртеп алырга онытмагыз.

 

10. Диван-кәнәфиләрне чистарту. Алар губка кебек пычрак һәм начар исләрне үзенә сеңдерүчән. Пульверизаторга бераз аракы салып, диванның өске катламын эшкәртегез һәм кипсен. Мондый хәйлә мебельне яңартып җибәрә һәм кирәкмәгән исләрне дә бетерә.

 

11. Палас (ковер) чистарту. Алар бүлмәгә җылылык һәм уңайлык атмосферасы бирә. Әмма ул сезгә озак еллар хезмәт итеп, матурлыгын җуймасын өчен карап тотарга кирәк. Буялган урыннарын һәм исен бетерергә гади сода ярдәм итәр. Аны палас (ковер) өстенә сибегез дә, берничә сәгатькә калдырыгыз. Ә соңыннан яхшы итеп тузан суырткыч белән чистартыгыз.

 

12. Чип-чиста сантехника. Кирәкмәгән лимон кисәген ташларга ашыкмагыз. Аны хром сантехниканы чистартуда кулланырга була. Лимон кисәге белән су һәм душ краннарын ышкыгыз һәм алар өр-яңа кебек ялтырап калачак.

 

13. Ялтырап торучы көзгеләр. Ярты чи бәрәңге алыгыз һәм көзге өстеннән йөртегез дә салкынча су белән юып, корытып сөртегез. Бу өйдәге көзгеләрне яңартуның иң очсыз һәм гади юлы.

 

14. Бәрәңге пешерү. Бәрәңге тизрәк пешсен дисәгез, кәстрүлгә әз генә сыер мае салыгыз.

 

15. Аяк киемен киптерү. Юеш аяк киемен киптерергә тоз ярдәмгә киләчәк. Эре тозны табада кыздырып оекбашка салыгыз да, аяк киеме эченә тыгыгыз. Кирәк булса, кабатлагыз. Мондый хәйлә яңгырлы көннәрдә сезне коткарачак.

 

16. Сыр уабыз. Каты сырны угычтан чыгартканчы, угычны сыек май белән майлагыз. Сыр ябышмас, ә угыч тизрәк юылачак.

 

17. Кухнядагы исләр. Анда һәрвакыт исләр тупланмасы һәм һәрвакытта да хушны алырлык түгел. кухнядагы начар исне бетерергә бер кашык аш серкәсе ярдәм итәр. Парга әйләнеп юкка чыкканчы аны табада кыздырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы советы хозяйкам уборка стирка