Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуҗалыкта ярап куяр…

1.Бәдрәфтәге начар исләр. «Ершик» савытына аз гына нинди дә булса хуш исле юу, чистарту чарасы салсагыз, начар исләрдән котылырсыз.

2. Ашханә савыт-сабаларында күгәрек һәм башка каткан матдәләр. Аларны лимон согы ярдәмендә җиңәргә була. Ярты лимон белән яхшы итеп кашык, пычак һәм чәнечкеләрне эшкәртегез дә, берникадәр вакытка калдырыгыз. Аннары агып торган су астында юып, чиста йон чүпрәк белән сөртегез.
3. «Тавышлы» әрҗәләр. Әгәр дә ачып япканда шудырылмалы тартмалар чыгарган тавыш эчегезне пошыра икән, шкафның эчке стенасына нәзек кенә кайнар җилем тасмасы сылагыз.
4. Универсаль чистарту чарасы. Аш серкәсе белән савыт-саба юа торган сыекча катнашмасы – өйдәге барлык төр пычрак белән көрәшү өчен менә дигән чара. Мондый эмульсия махсус көнкүреш химиясен сатып алу чыгымнарыннан да коткарачак.
5. Чиста тәрәзәләр. Тәрәзә юу – катлаулы һәм туйдыргыч эш. Крахмаллы су пыяладагы пычракны да яхшы бетерә, эзләр дә калдырмый. 1 литр суда бер аш кашыгы крахмалны эретеп, барлыкка килгән катнашма белән тәрәзәне ышкырга. Юеш чүпрәк белән юып, корытып сөртергә.

Иң файдалы киңәшләр газетаның җомга санында (№24).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы

2
X