Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Хәтта хыялланмагыз да», ди Роза Сябитова хатын-кызларның өйләнгән ирләр белән гыйшык-мыйшык уйнавы турында

Илнең баш яучысы Россия чибәрләренә өйләнешкән ир-атлар белән элемтәгә кермәскә киңәш итә.

Роза Сабитова кызларга камыт кигән ир-атлар белән шәхси тормыш кору турында «хыялланмагыз да» дип белдерде. Бу хакта ул Instagramда язды. 
«Минем тәкъдимем бик гади. Исегездә тотыгыз, үзегездән кала сезнең бәхетегез турында беркем дә кайгыртмаячак. Өйләнгән ир-ат белән очрашып йөреп, аңа тугрылык саклап, шәхси тормыш корып булачагы турында хыялланмагыз да», - дип яза Сябитова 
Яучы мисал итеп үзенең 35 яшьлек клиентының тарихын китерә, ул ун ел дәвамында никахта торучы ир белән очрашкан. Нәтиҗәдә, ул гаиләдә кала, ә сөяркәсен ташлый. Шул ук вакытта, хатын-кыз үзенең өйләнгән сөяркәсе, киресенчә, аны сайлар дип өметләнә. Әмма бу барып чыкмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев