Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәтер символы – ярдәм ысулы

Шәһәребездә канәфер чәчәге күкрәк билгесе тәкъдим итүче волонтерларны күпләрегез күргәндер һәм кайберәүләр 22 июнь – хәтер көнендә аларны киемнәренә беркетеп тә куйгандыр. «Кызыл канәфер» («Красная гвоздика») ул – һәлак булган геройлар истәлеге һәм бүгенге көндә исән булган сугыш ветераннарына рәхмәт символы.

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештырган «Кызыл канәфер» акциясе 2015 елдан бирле оештырыла һәм ул инде гомумроссия кампаниясенә әверелде.   1 майдан алып 22 июньгә кадәр баручы бу чара вакытында һәр кеше канәфер чәчәге рәвешендәге күкрәк билгесен 50 сумнан да ким булмаган бәягә сатып алып истәлек­ле даталарда тага ала һәм бу аның: «Мин безнең тыныч тормыш өчен кан койган һәм башын салган каһарманнарны хәтерлим. Мин бүгенге көндә исән ветераннарга ярдәм итәм», дигәнен аңлата. Значокларны сатканнан җыелган акча, илебез катнашкан барлык сугыш ветераннарына ярдәм итүгә тотыла. Бу акциянең максаты да, хәрби хәрәкәттә катнашкан олы яшьтәгеләргә риясыз ярдәм итүгә – яшенә, җенесенә, социаль хәленә, кеременә, сәяси һәм дини карашларына карамастан – һәркемне җәлеп итү.         

2015-2018 елларда Фонд 6200 ветеранга ярдәм күрсәткән
2016-2017 елларда 48 профильле учреждениегә Фонд ярдәм күчергән

Мондый миһербанлы эштән безнең шәһәр дә читтә калмады. «Кызыл канәфер» акциясе шәһәр базары, «Мирный» бизнес үзәге янында һәм үзәк урамнарда узды. Җыелган акча «Җиңү волонтерлары» («Волонтеры Победы») фондына тапшырылды. Акциянең соңгы көнендә, акча тупланган кейслар ябыштырылып һәм пичәтләнеп Казанга озатылды.
– Яшел үзәнлеләр әлеге игелекле акциядә теләп катнашты. Районыбыз башлыгы һәм башка күп кенә чиновниклар хәйрия фондына үз өлешләрен кертте.  Бик күп канәфер чәчәге  сатылды.   Мондый патриотик чараларда яшьләрнең актив катнашуын күрү бигрәк тә күңелне күтәрә, – ди яшьләр сәясәте җитәкчесе урынбасары Олеся Юшкова.  
Безнең редакция, шулай ук, «Кызыл канәфер» акциясендә катнаш­ты. Дөньяның яхшы якка үзгәрүен теләсәң – үзеңнән башла, диләр бит.

Рәсемдә: 8нче федераль янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көнендә яу кырында башын салган янгын сүндерүчеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев