Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтлеләрем – укытучыларыма

Авыл мөгаллимәсе – үзендә иң күркәм сыйфатларны туплап, шуларны авылның олысы-кечесенә тапшыручы, гыйлемле һәм ил-көн, дөнья яңалыкларына, үзгәрешләренә битараф булмаган, һәр төр кирәкле гыйлемен, белемен үзендә туплап, яңартып, яшь буынга тапшыручы авылның иң мөхтәрәм Кешесе ул.

Мөгаллим, мөгаллимә сүзе үзе үк галим сүзен эченә алган. Белемен гел арттыручы, эзләнүчән, тирән фикерли һәм дөрес лекне яклый торган, гадел, үзе яшәгән авылда җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, тырыш, тәрбияле, матур холык-фигыльле Кеше ул. Фән укытучысы, белемле генә түгел, ә әхлагы саф, зыя лылыгы күзгә чагылып торучы кеше, балаларга хезмәт тәрбиясен формалаштыручы. 
Чын мөгаллимә – бала күңеленә ак кәгазьгә язылган матур сүзләр кебек искиткеч хатирәләре белән тирән уелып кала торган, әнисе кебек кайгыртучан, укучысының гомере буена ышанычлы киңәшчесе, дусты ул.
Җылы карашы, яратуы, күпкырлы тирән белем бирүе, гадел, кешелекле, кече күңелле, тәрбияле булуы белән дә ул укучыларына өлге булган. Мөгаллимә – бала күңелендә ихтирамлылык, өлкәннәргә, аларның намуслы хезмәтенә хөрмәт, нык белем алуга мәхәббәт тәрбияли. Андый мөгаллимә алдында укучысы да, әти-әнисе дә, авылның олысы-кечесе хезмәтен хөрмәтләп баш ия.
Шундый укытучыларымнан тормыш тәҗрибәсе педагог һөнәренең үзенчәлекләрен күреп, өйрәнеп яшәдем мин. Ихлас яраткан Гөлинә апаның: «Уку чының әти-әни сенә баласының яхшы якларын гына җиткер, җитешсезлекләрен әйткәндә сак бул!» – дигән сүзләре педагогик хезмәт юлымда ярдәм итте.
Фәүзия апаның: «Авырлыкны җиңәргә юнәлеш бирү дә зур эш» — диюе кыенлык лар алдында куркып калмаска өйрәтте. Өлкән укытучыларымның һәммәсен олы хөрмәт белән искә алам.
Үзем олы яшьтә булсам да, бүген дә киңәшчем, хөрмәтле Кешем – укытучым Рема апа Хәким кызы белән аралашып яшим.
Аның шундый көчле рухлы булуына, энергиясе ташып торуына сокланам, Ходайга рәхмәт укыйм.
Алда язылган укытучыга хас кыйм мәтләр – бөтенесе Аныкы. Олы яшьтә булуына карамастан, Рема апаның хәтер сандыгының тирәнлегенә исең китәрлек. Без аны үзебез авылның энциклопедиясе дип йөртәбез. Һәр вакыйганы һәм аның кайчан булуын төгәл хәтерли. «Аллаһка шөкер, шундый кешебез бар», – дип сөенәбез. Кайсы елны, кайсы класста, кемнәр белән укыганнарны, кызыклы истәлекләрне – берсен дә бутамый, ялгышмый хәтерли. Бүген дә ул гел хәрәкәттә, гел хезмәттә булып, һәркемне сабыр гына тыңлый белә, ачык күңеллелеге, юмартлыгы белән безгә үрнәк булып тора. Без онытканда да ул онытмый, дини бәйрәмнәрдә дә, гадәтиләрендә дә котлавына гаҗәпләнәм. Иң өлкән укытучыбыз Рема апага безнең буын укытучыларының олы рәхмәтен җиткерәсем килә. Сәламәтлектә бергә күрешеп, сөйләшеп һәм белешеп яшәргә язсын. 


Рәйханә Зәйнуллина.Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев