Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләрне район башлыгы Михаил Афанасьев бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

23 февраль – көч, батырлык, шөһрәт һәм намуслылык бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Тынычлык өчен һәм Ватанны саклауга хезмәт итүдән дә бөек омтылыш юк. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт хисләребезне җиткерәбез, хәзерге вакытта илебез иминлеге сагында хезмәт итүчеләрне һәм Россия армиясе сафларына керергә әзерләнүчеләрне котлыйбыз.
Хәрби постта яки тыныч хезмәттә булуыбызга карамастан, һәрберебез үзенең эше белән бөек Россиянең, республика һәм яраткан районы, шәһәренең байлыгын һәм данын арттыруга зур өлеш кертә.
Чын күңелдән хезмәтегездә уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм муллык телим!

Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев