Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар

«Ак Барс» «Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән искиткеч бәйрәм - корабль төзүчеләр көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Россия кораблар төзелешенең ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән героик үткәне бар. Кораб төзүчеләрнең хезмәте һәм осталыгы Россиядә һәрвакыт мактаулы булды һәм хөрмәт белән файдаланылды. Флот, сәнәгать, икътисад үсешенә һәм тышкы элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итеп, дәүләт өчен аерым әһәмияткә ия. Заманча судно төзүчеләр, данлы тарихның лаеклы варислары һәм дәвамчылары буларак, хәрби һәм гражданлык, транспорт, сәүдә, фәнни, техник, кәсепчелек, ял итүгә юнәлдерегән һәм башка күп кенә максатларга билгеләнгән йөзү корылмаларын торгыза. Ә бу исә талантлы, уйлап табучы һәм җаваплы корабльләр төзүчеләргә ихтыяҗ зур дигән сүз.
Зеленодольск өчен суднолар төзү һәрвакытта да мөһим әһәмияткә ия, Татарстан Республикасы һәм бөтен ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә. Кадерле судно төзүчеләр, сез бөтен күңелегез белән эшкә тугрылыклы булуыгыз, үз эшегезгә ышануыгыз, аңа белем һәм тәҗрибә салуыгыз, катлаулы бурычларны һәм көчләрне үти белүегез аркасында, безнең стапельдән уникаль кораблар һәм суднолар төшә, аларның күбесенә дөньяда тиңнәр юк, көчле һәм сугышчан, тиз йөрешле һәм йөк күтәрүчән, куәтле һәм маневрлы, – алар Россия флотының гына түгел, бөтен дәүләтнең алга таба үсешенә ярдәм итүләрен дәвам итә. Кораблар төзелеше хезмәткәрләренең тәҗрибәсе һәм компетенцияләре, профессионализмы һәм новаторлыгы безгә барыбызга да яңа җитештерү үрләрен бергәләп яуларга ярдәм итәр, дип ышанам.
Кадерле судно төзүчеләр, инженер-конструкторлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр, шулай ук үз тормышларын кораблар төзелеше үсешенә багышлаган тармак ветераннары - бу бәйрәм көнендә сезгә яңа казанышлар, барлык билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс «Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев