Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышы, армия һәм флот ветераннары, локаль конфликтларДА катнашучылар, Кораллы Көчләр сугышчылары!

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күп меңле коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм көнендә без тарихи сугыш кырларында җиңү яулаган, Россия гаскәрләренең патриотик традицияләрен алга сөргән һәм үз тормышлары бәрабәренә Россия бәйсезлеген яклаучылар кешеләр алдында баш иябез. Әфганстанда, Чечен Республикасында һәм башка «кайнар нокталарда» бурычларын намус белән үтәүчеләргә тирән рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Үзен ватанга хезмәт итүгә, аның азатлыгын һәм куркынычсызлыгын яклауга багышлаганнарны хөрмәтлибез. 
Горькийлылар ата-бабаларының сугышчан батырлыклары белән горурлана, тормышы предприятие белән бәйле булган барлык ветераннарны хөрмәт итә һәм хәтерли. 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ өчен 23 февраль һәрвакыт үзенчәлекле көн булды. Үзенең көндәлек хезмәте белән завод коллективы илнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә. 
Бүгенге көндә завод илебез һәм чит ил базарларында ныклы позициясен алып тора, модернизацияләү һәм җитештерү куәтләрен техник җиһазлау эшен дәвам итә, алдынгы технологияләр кертә, продукциянең яңа төрләрен җитештерүне үзләштерә һәм элеккечә илнең оборона куәтен ныгытуга юнәлдерелгән җаваплы бурычларны үтәүгә әзер. Ә завод маркасы сыйфат һәм ышанычлылык гарантиясе булды һәм булып кала. Предприятие стапельләреннән чыгарылган кораблар Россия Хәрби-диңгез флоты составында горур хезмәт итә һәм безнең шәһәрне, республикабызны данлый.
Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Бу көнне сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм якыннарыгызга игелек телибез!

Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» 
акционерлык җәмгыятенең генераль директоры 
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» 
акционерлык җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев